Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа урамнар артачак

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының ундүртенче сессиясе булды, сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты. Яшел Үзән шәһәре Уставына үзгәрешләр, регламентка өстәмәләр кертү турында депутатларга закончалык, тәртип саклау, депутат этикасы, регламент буенча даими комиссия рәисе Хәния Кадыйрова сөйләп үтте. Яшел Үзән шәһәре башкарма комитетының бюджеты үтәлеше турында Елена Иванова депутатларга...

Узган атнада Яшел Үзән шәһәр Советының ундүртенче сессиясе булды, сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Яшел Үзән шәһәре Уставына үзгәрешләр, регламентка өстәмәләр кертү турында депутатларга закончалык, тәртип саклау, депутат этикасы, регламент буенча даими комиссия рәисе Хәния Кадыйрова сөйләп үтте.
Яшел Үзән шәһәре башкарма комитетының бюджеты үтәлеше турында Елена Иванова депутатларга бәян итте.
Күп балалы гаиләләргә җир бирү бүген хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителә. Безнең районда да шактый кеше чиратта тора. Моның нәтиҗәсе булып шәһәрдә яңа урамнар барлыкка килергә мөмкин. Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Хәмитов депутатлар хөкеменә урамнарга исем кушу тәртибе положениесе проекты турында сөйләде.
Шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Игорь Штин кайбер урамнарга исемнәр табуда шәһәрдәшләребез дә ярдәм итсәләр, яхшы булыр иде ди. Әгәр дә шундый тәкъдимнәр бар икән, редакция исеменә хат юлларга мөмкин. Күбрәк абстрактный исемнәргә өстенлек биреләчәк.
Полиция җитәкчесе урынбасары Константин Малыгин, жәмәгать урыннарында тәртип саклау йөзеннән, ирекле халык дружиналары оештыру турында сөйләде. Җәмәгать урыннарында тәртип саклау элек тә бар иде, ләкин хәзер ул тагын да кирәгрәк. Кичләрен шәһәр урамнарына яшь җилкенчәк һава суларга чыга. Араларында тәртиплеләре белән тәртипсезләре дә җитәрлек. Шуңа күрә яшьләрнең үзләре арасыннан, әти-әниләр белән берлектә мондый дружиналар йөрсә, шәһәрдә тәртип артыр гына иде. Депутатлар тәкъдимне бер тавыштан расладылар.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X