Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уку елына яңа таләпләр 16+

Район һәм шәһәр педагогларының традицион август киңәшмәсе бәйрәмчә башланып китте. Чынлап та, зур бәйрәм шул инде ул. Узган уку елына нәтиҗә ясала, киләсе елга максатлар куела, бурычлар билгеләнә, авыр хезмәтләрендә уңышка ирешкән ел педагоглары исеменә котлаулар була. Бу чараның төп кунагы Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов...


Район һәм шәһәр педагогларының традицион август киңәшмәсе бәйрәмчә башланып китте. Чынлап та, зур бәйрәм шул инде ул. Узган уку елына нәтиҗә ясала, киләсе елга максатлар куела, бурычлар билгеләнә, авыр хезмәтләрендә уңышка ирешкән ел педагоглары исеменә котлаулар була.

Бу чараның төп кунагы Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов иде. Ул Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин белән бик кызыклы һәм эчтәлекле театральләштерелгән күренеш шаһиты булды. Горький исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйдан Сабан туена охшап калды. Шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларының мәктәп каршындагы участокларда үзләре үстергән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе дисеңме, мәктәп музейлары экспозицияләре, һәммәсе дә бар иде анда. Кунакларга бу юлы мәктәпләргә кайтарылган яңа информацион җиһазлар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Кунаклар бу ярминкәнең һәрберсе белән якыннан танышып-карап чыкты. Әлбәттә инде, мәктәп укучыларының җыр-биюгә осталыклары күрсәтелде, спорт секцияләрен тәкъдир итү дә читтә калмады. Бу театральләштерелгән күренештән соң килгән кунаклар балалар белән бергә һавага ак күгәрченнәр очырды.
Конференция кысасында «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйриячелек акциясенә йомгак ясалды.
Быел яңа уку елы алдыннан район башлыгы инициативасы белән беренче сыйныфка укырга баручы бөтен балага да мәктәп букчалары бирелде.
Пленар утырыш барышында Сергей Батин мәгариф өлкәсендә булган позитив үзгәрешләр турында сөйләде. Әйтик, соңгы елларда күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләрне бушлай төшке аш белән тәэмин итү, республика программасы нигезендә мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау һәм дәреслекләрнең электрон базасын булдыру буенча күп эшләнә. Башлык быелгы уку елында мәктәп территорияләрен төзекләндерүгә һәм анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә игътибар биреләчәген һәм конкурс игълан ителүен белдерде. «Көнбагыш орлыгы чәчеп куеп та, тирә-юньне ямьләргә була. Бары кул кертү һәм теләк кенә кирәк, безнең районда үрнәк алырлык мәктәпләр булса да, күбесенең әле мәктәп яны начар хәлдә, - диде ул. - Җиңүчегә хуҗалыкта һәрвакыт кирәге чыга торган мотоблок җыелмасы бүләк итеп биреләчәк. Бу бәйгедә барыгыз да катнашырсыз дип ышанам».
Андрей Поминов республикада мәгариф үсеше перспективалары турында сөйләп, бу уку елында мәктәптәге дәресләргә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларга да игътибарны арттырырга кирәклеген белдерде. Ул - «Дәрестән соңгы мәктәп» дип атала. Ул, сүзен тәмамлап, Яшел Үзән педагогларына әйбәт укучылар һәм уңышлар теләде, Яңа уку елы башлану белән котлады.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросованың чыгышы да бик эчтәлекле булды. Ул, тулаем алганда, райондагы мәгариф үсешенә тукталды. Конференциядә шулай ук балалар бакчасында яңа информацион технологияләр куллану, өстәмә белем бирүнең мөмкинлекләре турында да чыгышлар булды.
Ахырдан мәгариф өлкәсендә тырышып эшләгән бер төркем педагогка ЯҮМР башлыгының, министрлыкның Мактау грамоталары, Мактау кәгазьләре, берничә кешегә «РФнең Мактаулы мәгариф хезмәткәре» исеме бирелде. Мәктәпләргә булышып торган шефлар да онытылмады, аларга мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң соңыннан педагогия хезмәте ветераннары, яшь белгечләрне дә яңа уку елы башлану белән котладылар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев