Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Яңа Тура” төзелеше барышында сатылган инженерга суд булачак

"Татинвестгражданпроект" фәнни-производство фирмасының элеккеге 28 яшьлек әйдәп баручы инженеры Сөләймановка карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү органнары версиясе буенча, ул 2012 елның гынварында Яшел Үзәнең "Яңа Тура" технополисы төзелешендә төзелеш-монтаж эшләре барышы һәм подряд оешмалары төзеп бетергән объектларны кабул итү буенча җаваплы итеп билгеләнә. Эшләр төгәлләнгәч, гаепләнүче акча бәрабәренә эшнең төгәлләнүе...

"Татинвестгражданпроект" фәнни-производство фирмасының элеккеге 28 яшьлек әйдәп баручы инженеры Сөләймановка карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү органнары версиясе буенча, ул 2012 елның гынварында Яшел Үзәнең "Яңа Тура" технополисы төзелешендә төзелеш-монтаж эшләре барышы һәм подряд оешмалары төзеп бетергән объектларны кабул итү буенча җаваплы итеп билгеләнә. Эшләр төгәлләнгәч, гаепләнүче акча бәрабәренә эшнең төгәлләнүе турында актка кул куярга ризалыгын бирә.

Октябрь аенда 150 мең сум бәрабәренә янгынга каршы бүлемнәр, пенобетон блоклар һәм түбә төзү һәм вентиляция камераларын ныгыту буенча эшләр төгәлләнү турында актка, ә ноябрьдә 10 мең сум бәрабәренә насос скважиналары корылмалары буенча эш төгәлләнүе турында актка кул куя. Шуннан соң ул тоткарлана.

Сөләйманов гаебен таныды, дип хәбәр итә ТР тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев