Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Яңа Тура» технополисы турында

28 мартта ТР Хөкүмәт йортында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин Яшел Үзәннең икътисадына кертеләчәк инвестиция планы турында сөйләде. Нигездә, «Яңа Тура» технополисы проектын эшләү мәсьәләләре каралды. Әлеге киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. Киңәшмә барышында хәбәр ителгәнчә, технополисны «М-7» трассасы һәм Яшел Үзән...

28 мартта ТР Хөкүмәт йортында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин Яшел Үзәннең икътисадына кертеләчәк инвестиция планы турында сөйләде. Нигездә, «Яңа Тура» технополисы проектын эшләү мәсьәләләре каралды. Әлеге киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Киңәшмә барышында хәбәр ителгәнчә, технополисны «М-7» трассасы һәм Яшел Үзән - Казан автомобиль юлы чатында урнаштыру күздә тотыла. «Яңа Тура» технополисы территориясендә тикшеренү лабораторияләре, мәгариф учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре урын алачак. Анда шулай ук ваклап һәм күпләп сату павильоннары, кунакханә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү үзәге булачак. Әлеге территориядә, әйтүләренә караганда, 30 мең кешегә эш урыны булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев