Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Яңа Тура» – чиксез мөмкинлекләр мәйданы

Массакүләм мәгълүмат чараларында зур шау-шу куптарган, «Яңа Тура» технополисы ачылды. Без бөтен бер гаиләләргә ял итү урынына әйләнәчәк, меңләгән кешегә эш урыны биргән һәм производство-логистика агроүзәге, фәнни үзәк, кече инновацион компанияләр бергә тупланган уникаль мәйданда булып кайттык. 271нче федераль законга ярашлы рәвештә хәзер шәһәр эчендәге капиталь итеп төзелмәгән базарлар барысы...

Массакүләм мәгълүмат чараларында зур шау-шу куптарган, «Яңа Тура» технополисы ачылды. Без бөтен бер гаиләләргә ял итү урынына әйләнәчәк, меңләгән кешегә эш урыны биргән һәм производство-логистика агроүзәге, фәнни үзәк, кече инновацион компанияләр бергә тупланган уникаль мәйданда булып кайттык.
271нче федераль законга ярашлы рәвештә хәзер шәһәр эчендәге капиталь итеп төзелмәгән базарлар барысы да бетерелергә һәм анда эшләүчеләр эшсез калырга тиеш иде. Белгечләр исәпләвенчә, Казанда ким дигәндә өч меңнән артык алыпсатар эшсез калырга мөмкин. Бу турыда Казан базарларыннан бик күп репортажлар булды. Әмма бер генә алыпсатар да урамда калмады, барысы да бирегә, «Яңа Тура»га килде.
Без Яшел Үзәннән Яңа Турага берничә минут эчендә килеп җиттек. Машина куярга урын булмас инде дип куркып кына технополиска борылдык. Сәүдә мәйданын йөзләгән машина әйләндереп алса да, машина куярга урыннар күп. Ерактан калай амбарлар булып күренеп торган сәүдә мәйданнары җылы, иркен һәм якты. Монда әлегә 1250 сәүдә урыны ачылган. Һәрберсендә ким дигәндә 2-3 сатучы, гомумән алганда, биредә 4 мең кеше эшли икән.
Сатучыларның күбесе көньяк республика халкы. Барысы да якты йөзле, әмма кайберәүләр кебек, бер алдыңа кереп, бер артыңа төшеп, ялагайланмыйлар, шунысы ошады. Тыйнак кына аңлаталар. Бу сатып алучыларның күмәртәләп алучылар, ягъни оптовиклар булуы белән аңлатыладыр: сатып алучы бер алганда йөзәр данә күлмәк алырга мөмкин, мәсәлән. Шуңа күрә биредә бәяләр арзан. Редакциягә кереп, товар сатып йөрүчедән 450 сумга алган пижамам биредә 300 сумга эленеп тора. Әнинең ашка гына киеп йөри торган ак бизәкле 110 сумлык йон оекбашы биредә 60 сум. Яшел Үзәндә сатучылар юкка гына урамда катып тормый икән дигән фикергә килдек. Кыскасы, товар шактый арзан биредә. Яшел Үзәннән Тура ягына унбиш минут саен автобус йөреп тора. Казаннан килүче автобуслар турында газета хәбәр итте. Әмма җәяү йөрергә онытмаган авыл халкы да бирегә рәхәтләнеп йөри ала: Обсерватория станциясеннән технополиска 5 км чамасы. Кыскасы, 40 мең кешегә эш бирергә тиешле технополисның беренче чираты файдалануга тапшырылды һәм бу урынны бергә алып бишкә сатарга гадәтләнгән Уфа, Чабаксар, Яр Чаллы, Яшел Үзән алыпсатарлары үз итеп өлгергән.
Технополис - иң беренче чиратта бизнес, производство һәм мәгарифнең бергә кушылуы ул. Әмма без монда әлегә зу-у-ур бер базарны гына күрдек.
Бу язма реклама түгел, әмма барлык яңалыкны сезгә беренче булып җиткерәсебез килә, хөрмәтле укучыбыз. Кесәдәге акчалар икебезнеке дә бер чама ич.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев