Яшел Үзән

«Яңа Тура» бәхетсезлеге 2013 елның 13 маенда, 13 сәгатьтән соң башланды

Дүшәмбе көнне җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсе узган шимбәдә якташыбыз Динә Гарипованың Евровидение бәйгесендә чыгыш ясаган видеороликны күрсәтү белән башланып китте. Барыбыз да тагын бер кат Динә белән горурланып алдык. Ә андый талантлылар безнең төбәктә күп. Бәхетсез саннарга ышану көчсезләр эше булса да, бөтен республиканы шаулаткан һәм безнең төбәк экономикасын яңа үрләргә...

Дүшәмбе көнне җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсе узган шимбәдә якташыбыз Динә Гарипованың Евровидение бәйгесендә чыгыш ясаган видеороликны күрсәтү белән башланып китте. Барыбыз да тагын бер кат Динә белән горурланып алдык. Ә андый талантлылар безнең төбәктә күп.
Бәхетсез саннарга ышану көчсезләр эше булса да, бөтен республиканы шаулаткан һәм безнең төбәк экономикасын яңа үрләргә менгерергә тиешле Яңа Тура технополисындагы янгын нәкъ менә 13 саны белән бәйле. Янгын сагы гарнизонының 8 отряд начальнигы З.Хәлиуллин әлеге фаҗига турында җитәкчеләргә җиткерде. Диспетчерга хәбәр 14 сәгать 05 минутта килеп ирешүгә, безнең янгын сүндерүчеләр кичекмәстән шунда ашыга. Алар килеп җиткәндә янгын телләре бинаны тулысы белән ялмап алган була инде. Кайбер эшмәкәрләрнең, товарларын коткарырга теләп, ишек-тәрәзәләрне каерып ачуы, ә монда кислород керә, янгынның яңа көч белән таралуына сәбәп була.
Янгын сагы отряды җитәкчесе белдергәнчә, соңгы елларда мондый масштабта (янгын 21 мең кв. м да барган, 500 эшмәкәр бөтен мөлкәтен югалткан) янгыннарның булганы булмаса да, районның барлык оешмалары оешкан төстә эшләде. Ул көннәрдә, ягъни 13еннән 19 майга кадәр шәһәр һәм район территориясендә тагын 11 янгын булган. Говядино-Селище авылында 3 хуҗалык йорты янган, шәһәрдә дә җитди янгын чыгып, бер хатын-кыз янгын корбанына әйләнгән. Төп көчләр Яңа Турада эшләсә дә, әлеге янгыннар тиешенчә сүндерелгән.
«Торак комплексы» идарә компаниясе» директоры О.Анисимовның чыгышы хакимияттә ике айдан бирле контрольдә торган ОДН проблемасына багышланган иде. Шәһәрдә барлыгы 111 йортта яшәүчеләр электр энергиясе өчен ОДНны тиешле дәрәҗәдән 20 процентка артыграк түли. Компания җитәкчелегенең Энергосбытның Яшел Үзән бүлеге белән хезмәттәшлек итеп эшләве дә уңай нәтиҗәләр бирмәве ассызыкланды. Әмма ике як та әлеге проблемага тиздән нокта куелачагына ышандыра.
2013 ел - Экологик культура һәм ТРда әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителсә дә, район территориясе олы бер чүплекне хәтерләтә, дип әйтү арттыру булыр инде, бәлки, әмма бу юнәлештә эш начар тора. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Ф.Хәмидуллинаның әлеге юнәлештәге җитешсезлекләр турындагы чыгышында районның Октябрьский, Осиново, Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Күгәй җирле үзидарәләре тәнкыйть утына тотылды.
ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары С.Егоров тиздән булачак Сабан туе бәйрәмен үткәрү мәсьәләсенә тукталды. Шәһәрдә бу матур бәйрәм 8 июньдә булачак һәм ул башка еллардан ким үткәрелмәс, Аллаһ теләсә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Р.Афанасьева исә мәктәп укучылары арасында «Туган ягым» муниципаль иншалар бәйгесендә катнашучыларның иң кызыклы язмаларына тукталды.
Туган як темасын дәвам итеп, Яшел Үзән милли-мәдәни тарихи музей директоры Д.Шәмсетдинова 2005 елда ачылган музейның эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә монда халыкны массалы төстә җәлеп итү авыр, чөнки нибары бер экспозиция тиешле югарылыкта эшли. Ә музейга килүчеләрне яңа технологияләр кулланып төзелгән экспозицияләр кызыксындыра. Ул, белгәнебезчә, зур финанслар таләп итә. Ә бу бездә зур проблема. Шуңа күрә бүгенге көндә музейга күпчелек мәктәп балалары йөри һәм нигездә үткәрелгән чараларга. Ә алар, директор сүзләренә караганда, тиешле югарылыкта үткәрелә.
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: