Яңа стадионны үзебезчә атыйк
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы быел Казанда узачак Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәрү өчен төзелә торган 45 мең кеше сыярлык стадион исеменә бәйге игълан итте. Бәйге оештыруга «Татар-информ» агентлыгы җаваплы, аның электрон адресы: pr@tatar-inform.ru. Ул ике этапта уздырыла. Аның...
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы быел Казанда узачак Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәрү өчен төзелә торган 45 мең кеше сыярлык стадион исеменә бәйге игълан итте.
Бәйге оештыруга «Татар-информ» агентлыгы җаваплы, аның электрон адресы:
pr@tatar-inform.ru. Ул ике этапта уздырыла. Аның беренче этабы үтте, хәзер, 25-30 гыйнвар көннәрендә, икенче этабы үткәрелә. Бусында «Татар-информ» агентлыгы сайтында беренче тур йомгаклары буенча тәкъдим ителгән исемнәрнең берсенә тавыш бирергә була. Күңелегезгә хуш килгәнен сайлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев