Яшел Үзән

Яңа муниципаль берәмлек оешты

Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авылы җирлекләре халкы якшәмбе көнне яңа үзидарәгә үзләренең вәкилләрен сайлады. Яңа сайланган 10 депутат Карамалы Тауда оешкан муниципаль берәмлек халык мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт куячак. Шәһәр тибындагы Карамалы Тау бистәсендә яңа муниципаль берәмлек оештырыла - әлеге сайлау­ның үткәрелү сәбәбе шуннан. Мәгълүм булганча, алда әйт­кән авыллар мөстәкыйль...

Карамалы Тау, Мизиново, Олы Ходяш авылы җирлекләре халкы якшәмбе көнне яңа үзидарәгә үзләренең вәкилләрен сайлады. Яңа сайланган 10 депутат Карамалы Тауда оешкан муниципаль берәмлек халык мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт куячак.
Шәһәр тибындагы Карамалы Тау бистәсендә яңа муниципаль берәмлек оештырыла - әлеге сайлау­ның үткәрелү сәбәбе шуннан. Мәгълүм булганча, алда әйт­кән авыллар мөстәкыйль авыл җирлекләре иде. Карамалы Тау җирлегенә шәһәр тибындагы Карамалы Тау бистәсе, Кече Йорт, Рус Шырданы, Улитино авыллары керә һәм анда җәмгысе 6246 кеше яши. Мизиново җирлегенә Мизиново, Протопоповка, Исак авыллары керә һәм анда җәмгысе 750 кеше яши. Олы Ходяш җирлегенә Олы Ходяш, Бритвино, Луговой авыллары һәм Ходяш станциясе керә һәм анда җәмгысе 486 кеше яши. Хәзер алар, берләшеп, Карамалы Тау муниципаль берәмлеген хасил итте.
Районыбызның бу төбәге дә зур икътисади күтәрелеш кичерә. Иделнең уң ярында бик зур логистика үзәге төзелә. Моннан нинди яхшылык көтәргә икәнлеге көн кебек ачык. Иң нык борчыган эшсезлек мәсьәләсен хәл итүдә ныклы ышаныч туа дигән сүз бу. Муниципаль җирлеккә керә торган салым да бермә-бер үсәчәк. Керем арткач, моңа кадәр кыен хәлдә яшәгән авылларда тормышны җиңеләйтергә мөмкин булачак, әлбәттә.
Шулай да, мондый үзәкләштерү шул авылларда яшәүчеләрнең тормышын катлауландырмас микән, дигән борчулы сорау тумый калмый биредә. Тормышта килеп чыккан мәсьәләләрне тиз хәл итү өчен муниципаль берәмлек һәр авылда үзенең вәкилен - җаваплы сәркатибен тотачак. Әйтик, кешегә нинди дә булса белешмә кәгазе кирәк икән, ул әнә шул сәркатипкә мөрәҗәгать итәчәк. Билгеле, өлкән яшьтәге якташларыбыз өчен бусы аеруча мөһим.
Яңа барлыкка килгән муниципаль берәмлек башлыгын тиздән депутатлар үзләре арасыннан сайлап куячак. Бу яңалыкны газетабыз­да аерым хәбәр итәчәкбез.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: