Яңа фотобәйге башланды
Бүген газета укучылар тәкъдиме белән яңа бәйге игълан итәбез. Ул "Өйалдыбыз - гөлбакча" дип атала. Хәзер бакчабызда нинди генә чәчәкләр үстермибез дә, нәрсәләр генә ясап куймыйбыз. Каф таулары артында диңгезләр бер кырыйда торсын, үз бакчабызда рәхәтләнеп ял итәргә менә дигән шартлар бар бит, иренмәскә генә кирәк. Әйдәгез әле, кемнең бакчасында...
Бүген газета укучылар тәкъдиме белән яңа бәйге игълан итәбез. Ул "Өйалдыбыз - гөлбакча" дип атала. Хәзер бакчабызда нинди генә чәчәкләр үстермибез дә, нәрсәләр генә ясап куймыйбыз. Каф таулары артында диңгезләр бер кырыйда торсын, үз бакчабызда рәхәтләнеп ял итәргә менә дигән шартлар бар бит, иренмәскә генә кирәк.
Әйдәгез әле, кемнең бакчасында нинди чәчәкләр үсә дә күлендә нинди аккошлар йөзә?! Сездән фотолар көтәбез. Үзегез турында, фоторәсемдәге күренеш турында язарга онытмагыз. Кем бакчасы, кайсы авыл яки шәһәр һ.б. Бәлки әле шигырь юлары белн дә бизәрсез, газета укучыларыбыз арасында шигырь язучылар бик активлашып китте соңгы араларда.
Фотоларны yashel_uzen@mfil.ru электрон почтабызга җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев