Яшел Үзән

Яңа елның кары ява...

31 декабрь - Яңа ел бәйрәмнәренең иң бөек ноктасы. Бу көнне барлык кешеләр дә могҗиза көтә. Ә могҗизалар күп булды ул көнне. Бигрәк тә Родина мәдәният сарае янындагы үзәк чыршы янында халык шаулады, гөрләде. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә бар халык үзәк чыршы янына агылды. Ә урман гүзәле карга күмелеп, утларын...

31 декабрь - Яңа ел бәйрәмнәренең иң бөек ноктасы. Бу көнне барлык кешеләр дә могҗиза көтә. Ә могҗизалар күп булды ул көнне. Бигрәк тә Родина мәдәният сарае янындагы үзәк чыршы янында халык шаулады, гөрләде.
Кичке сәгать сигезләр тирәсендә бар халык үзәк чыршы янына агылды. Ә урман гүзәле карга күмелеп, утларын җемелдәтеп һәркемне каршы алды. Бала-чага таудан чана шуып әвәрә килде. Аларга өлкәннәр дә кушылып, балачакларына кайттылар. Ә чыршы янында ясалган сәхнә бер генә минутка да тынып тормады. Матур костюмнар кигән артистларыбыз матур җырлары, дәртле биюләре белән беркемне битараф калдырмады.
Газетабыз 22 сәгатьтә бәйрәм салюты буласын алдан хәбәр иткән иде инде. Салют алдыннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин барлык яшел үзәнлеләрне Яңа туып килүче 2013 ел белән котлады, һәр гаиләгә тынычлык, сәламәтлек теләде, һәм 2012 елның иң истә калган вакыйгасы - якташыбыз Динә Гарипованың «Голос» телепроектында җиңүе дип атады. Ә Динәнең үзенең дә чыршы янында икәнен белгәч, мәйдан урталай шартлады. Барда, бис кычкырып, кул чапты. Динә дә яшел үзәнлеләрне ихластан яратуын, якташларының төп таянычы булуын әйтеп узды.
А.Тыгин беренче атылган салют синең өчен Динә диюгә күктә могҗиза башланды. Һәр кешенең йөрәгендә якташыбыз өчен, шундый кызны үстергән милләтебез өчен горурлану хисе тулып ташыды. Бар мәйдан, урра кычкырды, бер-берсен кочаклады. Мондый тамашаны берәр спорт ярышы җан атарлары сөенече белән тиңләргә мөмкин булыр иде.
Бер генә нәрсә күңелне кырды, сәхнәдән ник бер татар җыры ишетелсен. Һәрхәлдә илебезгә шундый кызлар үстереп биргән милләтнең татар телендә җыр ишеттерерлек кенә сәләтле артистлары бар. Киләсе бәйрәмнәрдә оештыручылар медальнең бу ягына да игътибар итсеннәр иде.
Ә бәйрәм матур, бик күңелле узды.
И.Илгиз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: