Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елда яңа тәртип

Яңа елдан юлларда тәртип бозучы машина йөртүчеләргә дә яңача яшәргә туры киләчәк. Ягъни административ хокук бозган өчен яңа тәртиптә җавап бирергә кирәк була. Бу хакта Россия Федерациясенең 2012 елның 25 декабрендәге административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән үзгәрешләрдә әйтелгән. РФ КоАПның 12.15нче маддәсенең 3нче кисәге «Транспорт чарасын юлның йөри торган...

Яңа елдан юлларда тәртип бозучы машина йөртүчеләргә дә яңача яшәргә туры киләчәк. Ягъни административ хокук бозган өчен яңа тәртиптә җавап бирергә кирәк була. Бу хакта Россия Федерациясенең 2012 елның 25 декабрендәге административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән үзгәрешләрдә әйтелгән.
РФ КоАПның 12.15нче маддәсенең 3нче кисәге «Транспорт чарасын юлның йөри торган өлешенә кую, каршы юнәлешкә чыгару һәм алдагы машинаны куып узу кагыйдәсен бозу»га кагыла. Каршы хәрәкәт өчен каралган полосага чыкканда, башка транспорт чарасын куып узганда яисә каршы юнәлештәге трамвай юлында куып узганда юл кагыйдәсе бозылса, 1 мең сумнан алып 1 мең 500 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин. Ә шушы маддәнең 4нче кисәгендә каршы хәрәкәт өчен каралган полосага, яисә каршы юнәлештәге трамвай юлына юл кагыйдәсен бозып чыкканда (шушы маддәнең 3нче кисәгендә каралган очрактан тыш) 5 мең сум күләмендәге штраф салу ЮХИДИ яисә судья компетенциясендә калдырыла, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 4 айдан 6 айга кадәр мәхрүм итүне судья хәл итәчәк.
Ә бу маддәнең 5нче кисәгенә ярашлы рәвештә, 4нче кисәктә каралган хокук бозулар яңадан кабатланса (штраф түләнгәннән соң ел дәвамында яисә идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү срогы узганнан соң), машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга кадәр мәхрүм ителә ала. Ә мондый хокук бозу автомат прибор аша теркәлгән булса, 5 мең сум күләмендә штраф салына.
РФ КоАПның 12.16нчы маддәсенә кертелгән үзгәрешләргә килгәндә («Юл билгесе яисә юл чыгу разметкалары таләпләрен үтәмәү»), әгәр бу маддәнең 3нче кисәгендә бер яклы хәрәкәтле юлда каршы юнәлешкә юл кагыйдәсе бозып чыккан өчен 5 мең сум күләмендә штраф салу яисә 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү чарасы каралган булса, 3.1 өстәмә кисәгендә исә әлеге тәртип бозу тагын кабатланса, машина йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга кадәр мәхрүм итү, ә инде тәртип бозу автомат приборда теркәлсә, 5 мең сум күләмендә штраф салу каралган.
РФ КоАПның 27.37нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләргә караганда («Транспорт чарасын тоткарлау, аннан файдалануны тыю»), 2013 елның 1 гыйнварыннан транспорт чарасы ОСАГО буенча страховкаланмаган булса яисә страховой полиста каралмаган вакытта йөртелсә, транспорт чарасының дәүләт теркәү билгесе алына.
27.13нче маддәнең 12нче кисәгендә каралганча, административ хокук бозу эше туктатылса, транспорт чарасы тиз арада хуҗасына кире кайтарып бирелә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев