Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елда нишлисең?

Декабрьнең икенче яртысында кешеләрнең бер-берсенә бирелә торган иң популяр сорау шушыдыр, мөгаен. Башка бәйрәмнәрдә өйдә буласыңмы-юкмы, кая барасың, нәрсә ашыйсың - мөһим түгел. Ә менә Яңа елда... Яңа елда бар да башкача! Иске ел бетәргә әле әллә никадәр вакыт булса да, яңасын ничек каршыларга дип уйлый башлыйсың. Чыршы бизәргә иртә...

Декабрьнең икенче яртысында кешеләрнең бер-берсенә бирелә торган иң популяр сорау шушыдыр, мөгаен. Башка бәйрәмнәрдә өйдә буласыңмы-юкмы, кая барасың, нәрсә ашыйсың - мөһим түгел.
Ә менә Яңа елда...
Яңа елда бар да башкача! Иске ел бетәргә әле әллә никадәр вакыт булса да, яңасын ничек каршыларга дип уйлый башлыйсың. Чыршы бизәргә иртә булса да, кибеттә мандаринга күз төшә, кәрҗингә берәр банка кукуруз саласың, борчагы да комачауламас, гөмбә дә...
Яңа ел алдыннан базарларда аеруча җанлылык сизелә, зур кибетләрне әйткән дә юк. Быел әллә нәрсә әзерләмим, салатны да күп ясамыйм дигән хуҗабикәләр дә сүзеннән чыга... Яңа ел бит! Ничек каршылыйсың, шулай уздырасың. Монысына ышану һәркемнең үз эше, әлбәттә. Шулай да яхшыга ышану, өмет итү начар түгел. Яңа елга бары тик яхшы өметләр белән аяк басыйк. Иң мөһиме - җаныбыз - сау, тәнебез сәламәт булсын, ә калганы, һичшиксез, булачак, алай гына да түгел, шәп булачак!

Чыршы-чыршы, без сине...
Яңа елның иң күңелле мәшәкате - сүз дә юк, чыршы бизәү. Ни дисәң дә, Яңа елның төп атрибуты бит ул. Без инде ясалма чыршыны ике атна элек үк бизәп куйдык. Заман белән бергә, чыр­шы бизәүнең дә модасы үзгәрә. Аны хәзер чуар итеп бизәмиләр. Без дә, зур-зур җиде-сигез зәңгәр шар элдек тә, мишура урадык. Бик матур булды. Чыршының ниндиен куярга дигәндә, биредә һәркем үз зәвыгына таянып эш итә. Кемдер кибет чыршысын куйса, кемдер хуш ис аңкытып торган урман гүзәленә өстенлек бирә. Урманда туып-үскән гүзәл­­­кәйләрне инде сатуга чыгардылар. Аларны урман хуҗалыгыннан да барып алырга була. Бәясе, озынлыгына карап, 150 сумнан башлана.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X