Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел программасы

Яңа елга да санаулы гына көннәр калып килә. Бәйрәмне лаеклы каршыларга урамнар, йортлар бизәлә. План буенча муниципаль районда 260 чара уздырылачак. 24 декабрьдә Яшел Үзәннең үзәк урамында Великий Устюгтан килгән баш Кыш бабай җитәкчелегендә Кыш бабайлар парады булачак: алар 15 сәгать 50 минутта Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда халык...

Яңа елга да санаулы гына көннәр калып килә. Бәйрәмне лаеклы каршыларга урамнар, йортлар бизәлә. План буенча муниципаль районда 260 чара уздырылачак. 24 декабрьдә Яшел Үзәннең үзәк урамында Великий Устюгтан килгән баш Кыш бабай җитәкчелегендә Кыш бабайлар парады булачак: алар 15 сәгать 50 минутта Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда халык белән очраша. Парад Театр мәйданында төгәлләнәчәк.

25 декабрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда район башлыгы җитәкчеләрне, производство алдынгыларын Яңа ел белән котлый, бәйрәм концерты оештырыла.

26 декабрьдә район башлыгы талантлы балалар белән очрашачак. Анда, бүләкләрдән һәм чыршы янындагы уеннардан тыш, Яшел Үзән музыка театрының яңа мюзиклы да күрсәтелә.

27 декабрьдә Зөя утрау-каласында балалар өчен Президент Р.Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев катнашында зур чыршы бәйрәме оештырыла.

31 декабрьдә 20 сәгатьтә шәһәрнең ике - Мирныйда һәм Театр мәйданында традицион бәйрәм концерты, сәхнәләштерелгән тамаша, район башлыгының котлавы, бәйрәм салюты булачак.

1 гыйнварда Театр мәйданында төнге беренче яртыдан иртәнге өчкә кадәр бию музыкасы яңгырап торачак.

Авыл җирлекләрендә 70 бәйрәм чарасы планлаштырыла. Алар Норлат, Күгәй, Акъегет, Ачасыр мәдәният йортларында булачак.
Гыйнварның беренче көннәрендә Горький исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләр яшел үзәнлеләргә «Кар кызы» әкиятен күрсәтә.

6 гыйнварда Горький исемендәге мәдәният сараенда милли сыйныфларда һәм район мәктәпләрендә укучылар өчен татар телендә сәхнәләштерелгән тамаша куела.

Раштуа көннәрендә сәнгать галереясында - күргәзмә, Горький исемендәге мәдәният сараенда фестиваль оештырыла.

Яңа ел чаралары 13 гыйнвар көнне Яңа ел чыршысын ябу тантанасы белән тәмамланачак.
Бәйрәмнәр күңелле узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев