Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯҢА ЕЛ: кәгазь уенчыклар элмәскә, синтетика кимәскә

Декабрь-гыйнвар - янгыннар иң күп була торган айлар. Гадәттә, район территориясендә көненә уртача 1-2 янгын булса, бәйрәм көннәрендә 5-7 янгын чыга (17 процентка арта). Гомумән алганда, узган 11 айда районда һәм шәһәрдә 208 янгын чыккан, аларда 13 кеше һәлак булган. - Узган елның соңгы аенда һәм 2013 елның гыйнварында (нибары...

Декабрь-гыйнвар - янгыннар иң күп була торган айлар. Гадәттә, район территориясендә көненә уртача 1-2 янгын булса, бәйрәм көннәрендә 5-7 янгын чыга (17 процентка арта). Гомумән алганда, узган 11 айда районда һәм шәһәрдә 208 янгын чыккан, аларда 13 кеше һәлак булган.
- Узган елның соңгы аенда һәм 2013 елның гыйнварында (нибары ике ай эчендә) районда эчкән баштан ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгында 3 кеше һәлак булды, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль районының янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов. - Декабрь һәм гыйнвар айларында янгын чыгуның төп сәбәбе - тәмәке тартканда, электр җиһазларыннан файдаланганда һәм мичне якканда ут белән саксыз эш итү. Күп кеше катнаша торган Яңа ел бәйрәмен кимендә ике ишеге булган бинада гына үткәрергә, чыр­шыны исә, аумаслык итеп, нык урнаштырырга һәм бинада янгын сүндерү җайланмаларын алдан әзерләп куярга кирәк. Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә бина эчендә шәм, фейерверк, ут чыгу куркынычы булган бүтән төр күңел ачу уенчыкларын кулланмау хәерле.
Соңгы елларда мамыктан, марлядан, шулай ук тиз кабынып китә торган кәгазьдән ясалган уенчыкларны чыршыга элми башладылар һәм бу бик тә дөрес. Тиз кабынып китә торган материалдан тегелгән костюмнарны да кимәскә киңәш итәләр. Яңа ел кебек күңелле бәйрәмнең ямен җибәрмәс өчен, җитәкче сүзенә колак салып, гади генә саклану чараларын алдан күрергә, ә инде төтен исе, янгын чыкса, кичекмәстән телефоннан «01» хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Кесә телефоныннан 010, 112 номеры буенча хәбәр салырга.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X