Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа депутатлар корпусы шәһәр мэрын сайлады (фоторепортаж)

Сентябрь ае республикабыз өчен әһәмиятле булган вакыйга - республика Президентын һәм шулай ук вәкаләтле органнарга депутатлар сайлаулар белән истә калды. Билгеле булганча, сайлаулар әйбәт кенә узып китте. Ә хәзер сайланган депутатлар арасыннан җирле хакимият органнарына җитәкчеләр сайлана.

21 сентябрьдә өченче чакырылыш Яшел Үзән шәһәре Советының беренче сессиясе булып, анда шәһәр мэры сайланды.
- Шәһәр территориясендә барлыгы 77433 сайлаучы булып, шуларның 62876сы тавыш бирүдә катнашты. Бу сайлаучыларның 81,2 процентын тәшкил итә, - дип сайлауларга нәтиҗә ясады сессиядә шәһәр сайлау комиссиясе рәисе Александр Мухин. - Президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнеханов өчен 53891, ягъни 85,73 процент сайлаучы үз тавышын бирде. Хафиз Миргалимовка - 7,27, Рушания Билгилдеевага - 3,77, Руслан Йосыповка 2,63 процент тавыш җыелды. Шәһәрдә 25 округ төзелде.
Шәһәр Советының беренче сессиясендә катнашкан республика вәкиле - Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашып, сайланган депутатларга үзенең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде. Ул шәһәр мэры вазифасына Александр Тыгинны тәкъдим итте һәм аңа республика президентының да ышаныч белдерүен җиткерде.
- Сайлаулар алдыннан без халык белән бик күп очрашулар үткәрдек. Алар бездән мөһим эшләр һәм үзгәрешләр көтә, - диде мэр вазифасына тәкъдим ителгән Александр Тыгин үз чиратында. - 5 ел тиз узып китәчәк, Президентыбыз ярдәме белән алга куелган бурычны үтәрбез дип ышанам. Үз алдыбызга ике зур бурыч куела: тирә-юнебезне үзгәртеп кору һәм икенчесе - авария хәлендәге йортларны юкка чыгару. Депутатлар корпусы белән берлектә без боларны хәл итәрбез дип уйлыйм.
Сессиядә депутатлар тавыш бирү нәтиҗәсендә, Александр Тыгин шәһәр мэры булып сайланды. Ә Яшел Үзән муниципаль районы Советына вәкил итеп Айдар Кашапов һәм мэр урынбасары итеп Константин Антипов сайланды.


Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев