Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа 200 һәм 2000 сумлык банкнотларда – Казан! Тавыш бирик!

Бу атнада твоя-Россия.рф сайтында булачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.

Тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылара рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән.

Өч символы булган бердәнбер шәһәр - Казан: Татарстан башкаласының Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә.

Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана.

Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X