Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Владимир Путин Яшел Үзәнлеләрне шәһәр көне белән котлады

Шәһәребезгә 80 ел тулуны билгеләп үткәндә Зөя утравына РФ Президенты В.В. Путин килүен бик күпләр зур вакыйга дип атады. Ул утрауга изге Болгар җиренә сәфәр кылганнан соң, мәрхүм Вәлиулла хәзрәтне «Батырлык ордены» белән бүләкләп, хәзрәтнең тол хатыны Галина Авентьевага, һәм республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәезгә Дуслык ордены биргәннән соң, эш...

Шәһәребезгә 80 ел тулуны билгеләп үткәндә Зөя утравына РФ Президенты В.В. Путин килүен бик күпләр зур вакыйга дип атады. Ул утрауга изге Болгар җиренә сәфәр кылганнан соң, мәрхүм Вәлиулла хәзрәтне «Батырлык ордены» белән бүләкләп, хәзрәтнең тол хатыны Галина Авентьевага, һәм республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәезгә Дуслык ордены биргәннән соң, эш сәфәре белән килде.
Аның максаты ЮНЕСКОның тарихи һәйкәлләр исемлегенә тәкъдим ителгән Изге Болгар җире һәм Зөя утравы белән танышу.
Утрауда РФ Президентын Владимир Путинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.
Ул иң элек федераль дәрәҗәдәге мәдәни-мирас объекты булган Троицк чиркәвендә булды. Шулай ук РФ Президентына Всех Скорбящих Радость соборы күрсәтелде. 2010 елдан башлап федераль бюджет хисабына храмны реставрацияләү буенча киң күләмле эш башланды. Ремонт-төзелеш эшләре башкарылды. Аны реставрацияләү һәм консервацияләү планлаштырылган. Аннары Владимир Путин Успенский соборы янында утрауда яшәүчеләр белән очрашты. Гомере буе шушы утрауда яшәгән, балаларга белем биргән башлангыч сыйныф укытучысы, хезмәт ветераны Галина Константиновна утрауда яшәүчеләр исеменнән Зөя чиркәүләрен торгызуда ярдәм күрсәтүе өчен, рәхмәт белдерде. Ата-бабалары җиренең яңа сулыш алуы, тузган тораклардан яңаларына күчү шатлыгы белән уртаклашты. Ил башлыгы үз чиратында аларга исәнлек-иминлек теләде һәм барлык Яшел үзәнлеләргә шәһәргә 80 ел тулу уңаеннан котлауларын җиткерде. В.Путинны сәламләүчеләр арасында Яшел Үзәннең Пушкин исемендәге лицей укучылары да бар иде, алар истәлек өчен дәрәҗәле кунак белән фотога төштеләр.
Соңыннан Дәүләт башлыгы әле яңа гына тапшырылган Ат утарында булды. Кул эшләре белән танышты. Әлеге Богородице-Успенский ир-атлар монастыреның Ат утары 2010-2012 елларда реставрацияләнде. Бүгенге көндә анда берничә ат яши. Монда Ил башлыгына «Остров-град Свияжск» дигән дага бүләк иттеләр.
Кунаклар киткәч, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы С.Батин РФ Президенты В.Путинның утрауда башкарылган эшләр белән бик канәгать калуын билгеләп үтте. Яшел Үзән районында шәһәргә 80 ел тулган көннәрдә районыбыз җиренә Ил башлыгының аяк басуы һәм үзенең котлауларын җиткерүе безнең өчен тәрбияви мәгънәгә ия зур вакыйга дип ассызыклады, утрауны төзекләндерүгә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.
Илдар Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев