Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Венера өчен тавыш бир!

Хатын-кызның матурлыгына гына түгел, батырлыгына сокланырлык хәзер. Нинди генә бәйгеләрдә катнашмый да, нинди генә исемнәргә лаек булмый ул. «Нечкәбил» , «Ел хатын-кызы», «Татарстан чибәре» дөньякүләм матурлык бәйгеләрендә, соңгы вакытта уздырылган «Голос» телепроектында һәм хәтта Евровидение җыр бәйгесендә дә безнең Яшел Үзән ханым һәм туташларының җиңүе безнең төбәкне бөтен Россиягә һәм...

Хатын-кызның матурлыгына гына түгел, батырлыгына сокланырлык хәзер. Нинди генә бәйгеләрдә катнашмый да, нинди генә исемнәргә лаек булмый ул. «Нечкәбил» , «Ел хатын-кызы», «Татарстан чибәре» дөньякүләм матурлык бәйгеләрендә, соңгы вакытта уздырылган «Голос» телепроектында һәм хәтта Евровидение җыр бәйгесендә дә безнең Яшел Үзән ханым һәм туташларының җиңүе безнең төбәкне бөтен Россиягә һәм хәтта дөньяга танытты. Кечкенә генә шәһәребездә никадәр байлык, гүзәллек тупланган!
Инде янә бер бәйге - «Россия хатын-кызы» бөтенроссия милли конкурсы. Ул бер үк вакытта Россия Федерациясенең 83 төбәгендә башланып китте. Конкурсның төп максаты гаиләне ныгыту, әхлакый-рухи кыйммәтләрне саклау, гаилә учагын саклаучы хатын-кызның социаль статусын күтәрү. Әлеге бәйгедә җиңүчегә «Россия хатын-кызы» дигән мактаулы исем һәм өч фәрештә сыман бала күтәргән хатын-кыз фигурасы статуэткасы бирелә.
Ә ул статуэтка нәкъ менә Яшел Үзәндә яшәүче Венера Дәүләтшинадан төшерелгән диярсең! Өч баласының кадерле анасы, иренең сөекле хатыны Венера Дәүләтшина әлеге бәйгедә күптән катнашырга һәм җиңәргә тиеш иде инде (бәйге 5 ел дәвам итә). Чөнки бөтен яктан килгән Венерабыз Яшел Үзән төбәгендә генә түгел, республикада да билгеле шәхес - «Нечкәбил» бәйгесенең җиңүчесе, ТР Халыклар ассамблеясының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе. Тагын бик күп дәрәҗәле хезмәтләре һәм вазифалары бар әле аның. Иң мөһиме ул - Ана.
Бәйгенең сайлап алу туры 2013 елның 17 июненнән 23енә кадәр интернетта тавыш бирү юлы белән бара. Һәр кеше бер тапкыр бушлай тавыш бирә ала. Ә инде кесә телефоныннан теләсә күпме тапкыр тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен
http://woman-russia.ru/1000673 сайтына кереп, Венера Дәүләтшинаның шәхси номеры язылган СМСны махсус номерга җибәрергә кирәк.
Әйдәгез, хөрмәтле якташлар, Венера ханым өчен тавыш бирик. Яшел Үзәнебез тагын бер кат балкып алсын әле!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X