Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Васильево 320 еллыгын бәйрәм итте һәм үзенең гербын булдырды

Яшел Үзән районының Васильево бистәсе үзенең 320 еллыгын һәм шәһәр тибындагы бистә статусы алуның 85 еллыгын бәйрәм итте. Бәйрәмгә ул Геральдика советы әгъзаларыннан герб кабул итеп алды. Васильевода 18 меңнән артык кеше яши, ә җәй көне халык саны ике тапкыр арта: бирегә 20 меңгә якын дачник ял итәргә килә. -...

Яшел Үзән районының Васильево бистәсе үзенең 320 еллыгын һәм шәһәр тибындагы бистә статусы алуның 85 еллыгын бәйрәм итте. Бәйрәмгә ул Геральдика советы әгъзаларыннан герб кабул итеп алды.
Васильевода 18 меңнән артык кеше яши, ә җәй көне халык саны ике тапкыр арта: бирегә 20 меңгә якын дачник ял итәргә килә.
- Проблемалар күп, - дип сөйли җирлек башлыгы Алексей Шмуклерман. - Мәдәният йорты озак ремонтланды, хәзер ул өр-яңа. Республика Президенты һәм район башкарма комитеты җитәкчесенә ярдәмнәре өчен рәхмәт. Мәдәният йорты артында ук спорт мәйданы төзелә башлады, бу биредә яшәүчеләрнең Универсиадага күрсәткән ярдәмнәре өчен бүләк буларак бирелде.
Юллар без теләгәнчә тиз булмаса да, ремонтлана, хәрабә йортларны сүтү буенча программа зур: бистәдә авария хәлендә 85 йорт исәпләнә. Бистә тагын да матуррак булсын өчен, күп эшлибез.
Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда барды. Бәйрәм барышында ТР Фәннәр академиясенең тарих институты директоры урынбасары Илдар Миңнуллин һәм ТР Президенты карамагындагы Геральдика Советы әгъзасы Григорий Бушканец гербны тантаналы итеп тапшырды. Васильево Татарстан Республикасында үз гербын булдырган беренче бистә. Безнең районда бу символ бары тик Зөя авыл җирлегендә генә бар.
Бистә бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданы исеме бистәдә яшәүче Николай Михайлович Малиновскийга бирелде. Ул 96 яшендә, табиб, бистә халкы өчен күп эшләгән шәхес. Бәйрәмгә килә алмады, әмма аны өенә барып котлаячаклар.
Бистә юбилеенда футбол турниры булды: Васильево командасы «Волга» «Пламя»ны җиңде. Бистә үзешчән сәнгатендә катнашучылар кичкә кадәр концерт куйды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.
Г.Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев