Яшел Үзән

ВАГИТ АЛЕКПЕРОВ ЗӨЯ КАЛА –УТРАВЫНДА БУЛДЫ

Сишәмбедә аны бирегә ТР дәүләт киңәшчесе И.Шәймиев алып килде. Кунакларны ЯҮМР башлыгы С.Батин озатып йөрде. Ике ел дәвамында әлеге компания Зөяне торгызуга, аерым алганда Константин һәм Елена чиркәвен реставрацияләүгә, 45 миллион сум акча күчергән. Быелның җәендә ул тантаналы төстә ачылды. Чиркәүнең настоятеле Сергий атакай чиркәүгә йөрүчеләр исеменнән инвесторга рәхмәтләрен яудырды....

Сишәмбедә аны бирегә ТР дәүләт киңәшчесе И.Шәймиев алып килде. Кунакларны ЯҮМР башлыгы С.Батин озатып йөрде.
Ике ел дәвамында әлеге компания Зөяне торгызуга, аерым алганда Константин һәм Елена чиркәвен реставрацияләүгә, 45 миллион сум акча күчергән. Быелның җәендә ул тантаналы төстә ачылды. Чиркәүнең настоятеле Сергий атакай чиркәүгә йөрүчеләр исеменнән инвесторга рәхмәтләрен яудырды.
Мактаулы кунаклар шулай ук Зөянең башка истәлекле урыннарын карап чыккач, В.Алекперов биредә искиткеч зур эш башкарылуын һәм «Лукойл»ның шушы эштә катнашуы белән горурлануын җиткерде. Соңыннан М.Шәймиев һәм В.Алекперов репрессия корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: