Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уйнаттык!

Хөрмәтле газета укучылар, ниһаять, Иске яңа ел көнне газета призларын да уйнаттык.

Барлык коллективыбыз белән бергә җыелып, редакция бинасы яныннан узып баручы Илья дәдәй Гаврилов һәм редакциябезнең күршесендә яшәүче Роза ханым Гаделованы шаһит итеп чакырып кертеп, уенның бөтен шартын китерергә тырыштык!

Иң элек уенда катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Күбегез газетага язылу турында квитанцияләр белән бергә уй-теләкләрен җиткергән, бәйрәм белән котлаган - бик зур рәхмәт. Ә "Яшел Үзән" бүләкләрен отучылар түбәндәгеләр:

Юрганнарны - Яшел Үзәннең Степная урамында яшәүче Гөлнара Рахманова һәм Күгештән Рәхимә Низамиева;

Плиткаларныны - Олы Ачасырдан Розалия Гумерова һәм Яшел Үзәннең Энгельс урамында яшәүче М.Кыямов;

Чәйнекләрне - Бәчектән Гөлнара Сибгатуллина һәм Урысбагада яшәүче Фәндияр Гыйльманов;

Кәстрүлләрне - Карашәмдә яшәүче Фәридә Гыйззәтуллина һәм Яшел Үзәннән Нурмөхәммәтов;

Пычаклар җыелмасын Норлатның Гагарин урамында көн күрүче Н.Гыйдабуллина отты.

Һәм ниһаять - суперприз! Аны оту бәхете Олы Шырданнан Фәния Җиһаншинага елмайды.

Котлыйбыз!

Призларны алу турында 5-68-03 телефоны аша белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X