Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

УТРАУНЫ АЛМА БАКЧАСЫ БИЗӘР

Зөя утравындагы музей-тыюлыкны дөньяга күрсәтер вакыт җитте. Андагы эшләрне башлап йөрүче дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 май көнне утрауга килеп тыюлыкның әзерлеген барлады. Эшләр барышын Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин күрсәтеп йөрде. Районыбызның үзенчәлекле утравы матурайганнан матурая бара. Әле кайчан гына хәрабә хәленә җиткән, иске өйләрдән торган бистә,...

Зөя утравындагы музей-тыюлыкны дөньяга күрсәтер вакыт җитте. Андагы эшләрне башлап йөрүче дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12 май көнне утрауга килеп тыюлыкның әзерлеген барлады. Эшләр барышын Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин күрсәтеп йөрде.

Районыбызның үзенчәлекле утравы матурайганнан матурая бара. Әле кайчан гына хәрабә хәленә җиткән, иске өйләрдән торган бистә, әкияттәге кебек, яңарды. Заманча төзелгән өр-яңа йортлар бизи хәзер аның урамнарын. Озакламый аламагач бакчасы да ямь өстәр. Шимбә көнне бистә үзәгендә оештырылган бакчада тантаналы төстә агачлар утырту чарасы үткәрелде.
Алмагач һәркемгә таныш агач, билгеле. Әмма утрау бакчасында утыртылганнарын гади агач түгел дип әйтәсе килә. Яшь үсентеләр атаклы язучы Лев Толстойның Ясная Поляна тыюлыгында үстерелгән. Барлыгы 34 агач үсентесен бирегә Зөя утравы музее хезмәткәре Рөстәм Вәлиев алып кайткан. Үзенең машинасында шул максаттан 2300 чакрым юл узган ул.
- Менә шулай йөрәк кушканча эшләгәндә, намуслы кеше үзенеке дип әйберен жәлләп тормый ул! - дип, бу гамәлгә соклануын белдерде Минтимер Шәрип улы.
Дәүләт киңәшчесе алмагач бакчасына нигез салуда катнашты. Ул Яшел Үзәннән килгән гимназия укучыларының берсе белән беренче агачны утыртты.
Язның матур җылы көне үзе үк агачлар һәм чәчәкләр утыртып, җирне бизәргә өнди кебек иде. Бу нисбәттән, Константин һәм Елена чиркәве тирәсендәге эшләрне канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый әле. Чиркәүнең үзендә төзекләндерү эшләре төгәлләнмәгән, аның тирә-юнен яшелләндерүгә дә игътибар җитмәгән. Агачлар утыртылмаган, үләннәр чәчергә җир казылмаган. Бу эшләрне яз ашыктыра, җир кибеп киткәч, соң булуы бар.
- Куандырмадыгыз! - диде Минтимер Шәймиев андагы хәлләргә аптырап.
Биредәге эшләрне тизләтергә кирәк, әлбәттә. Чиркәү пристаньга якын урнашкан. Су буйлап килгән сәяхәтчеләр беренче булып шунда күтәреләчәк бит.
Әйтергә кирәк, Зөя утравында оештырылган музей-тыюлык үзенең эшен киң җәелдереп өлгергән инде. Ике йөзгә якын сәяхәт оешмалары белән килешү төзегән. Махсус укытып, экскурция үткәрүчеләрне дә әзерләгән. Музей-тыюлыкка бөтен илдән кунаклар килә башлагач, йөзгә кызыллык килмәсен дип тырышалар анда.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев