Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ураза гаете җитә

19 август - якшәмбе көнне барча мөселман халкы сынау чорын - Рамазан аен тәмамлап, Ураза гаетен бәйрәм итә. Гает көнне мәчетләрдә кояш чыгарга бер сәгать алдан, ягъни 4 сәгать 30 минутта азан әйтелеп, иртәнге намаз укыла. Аннан соң шәкертләр Коръән укый. Сәгать биштә бәйрәм вәгазе әйтелә. Гает намазы кояш чыгып...


19 август - якшәмбе көнне барча мөселман халкы сынау чорын - Рамазан аен тәмамлап, Ураза гаетен бәйрәм итә.

Гает көнне мәчетләрдә кояш чыгарга бер сәгать алдан, ягъни 4 сәгать 30 минутта азан әйтелеп, иртәнге намаз укыла. Аннан соң шәкертләр Коръән укый. Сәгать биштә бәйрәм вәгазе әйтелә. Гает намазы кояш чыгып 2 сәгать узгач, 6 сәгатьтә башлана.
Мөселман кардәшләр! Барчагызны да чын күңелебездән Ураза гаете белән тәбрик итәбез. Бәйрәм - мөбарәк, йөзләрегез шат, табыннарыгыз мул, күңелләрегез һәм ил-көннәрегез имин, ай буе тоткан уразаларыгыз, Аллаһ Тәгаләдән ялварып сораган уй-теләкләрегез кабул булсын.
Гает көнне, иман йортларына барып, бергә-бергә җыелышып, намазлар укырга, бәйрәм вәгазе тыңларга, мул табыннарыбыздан, сый-хөрмәтебездән фәкыйрь-мохтаҗларга өлеш чыгарырга язсын. Ураза тотарлык сау-сәламәт, бәхетле булуыбыз өчен Раббыбызга шөкер итеп, киләсе Гаетне көтеп калыйк. Безгә хәзер бөтен тормышыбызны Рамазан аендагы төсле итеп: иманлы, гыйбадәтле, шәфкатьле, тәртипле, тәүфыйклы, бәхетле булып яшәргә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X