Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак ахырына якынлаша

Район хуҗалыклары басуларында бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Яшел Үзән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 августка бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 84 процентында, 9310 гектар мәйданда эш тәмамланган. Әлифел Таразова Быел, ел коры килү сәбәпле, басуларда игеннәр күкрәп үсте дип, мактана алмыйбыз. Игенчеләр барысы 16483 тонна...


Район хуҗалыклары басуларында бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Яшел Үзән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 августка бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 84 процентында, 9310 гектар мәйданда эш тәмамланган.

Әлифел Таразова

Быел, ел коры килү сәбәпле, басуларда игеннәр күкрәп үсте дип, мактана алмыйбыз. Игенчеләр барысы 16483 тонна бөртек суктырып алган. Бер гектардан уртача 17,7 центнер уңыш чыккан.
Терлекчелек белән шөгыльләнүгә өстенлек бирүче «Овощевод» күмәк хуҗалыгы урып-җыю эшләрен районда беренчеләрдән булып тәмамлап куйган. «Күгәй», «Тау Иле» күмәк хуҗалыкларында соңгы гектарларда эш бара.
Норлат зонасында иң күп авыл хуҗалыгы җирләре «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенең Яшел Үзән филиалына карый. Биредә дә тир түгеп үстерелгән уңышны җыюга комбайнчылар бөтен көчен куя. «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте Яшел Үзән филиалының тәҗрибәле комбайнчылары Госман Насыйбуллин, Зөлфәт Вильданов, Фәнис Вәлиев, урып-җыю эшләрендә күркәм нәтиҗәләргә ирешеп, бүтәннәргә матур эш үрнәге күрсәтә.
Явым-төшем булмаса, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, районда урып-җыю эшләре атна ахырына төгәлләнергә мөмкин.
Хуҗалыклар бер үк вакытта көзге чәчүгә җир әзерләүне дәвам итә. Идарәнең әйдәп баручы белгече Ш.Шәрипов сүзләренә караганда, барысы 8500 гектар җир көзге чәчүгә әзер һәм 15 августтан көзге культураларны чәчүгә чыгачаклар. Хуҗалыкларда эшнең иң кызган чагы: урып-җыю, көзге культураларны чәчү, туңга сөрү белән беррәттән, механизаторлар 20 августтан кукурузны силоска салу эшенә керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X