Яшел Үзән

Урак – 2016

Район хуҗалыклары игенчеләре 16 июльдә үк урып-җыюга кереште.

Бүгенге көндә эш бөтен көченә гөрли: көзге бодай белән арыш суктыралар. Бөртекле культуралар 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, 3850 гектарда җыеп алынган, 11630 тонна суктырылган. Уңыш гектарыннан 30,2 центнер чыга. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенең әйдәп баручы белгече Шәүкәт Шәрипов белдергәнчә, көзге культураларда уңыш әйбәт күренә. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 302,8 мең га да суктырылган, бу мәйданнарның 20% тәшкил итә. 948,1 мең т бөртек суктырылган, гектарыннан 31,3 ц чыга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: