Яшел Үзән

Универсиадага бардым әле

Казанда башланган бөтендөнья универсиадасын карыйсы килә иде. Телевизордан күрсәтәләр күрсәтүен, әмма янәшәбездә шундый тиңсез ярышлар барган чакта, аның белән генә чикләнәсе килми. Төрле илләрдән җыелган спортчылар да кызыксындыра, билгеле. Менә 10 июнь көнне җае да чыкты. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте биргән автобуста миңа да урын табылды....

Казанда башланган бөтендөнья универсиадасын карыйсы килә иде. Телевизордан күрсәтәләр күрсәтүен, әмма янәшәбездә шундый тиңсез ярышлар барган чакта, аның белән генә чикләнәсе килми. Төрле илләрдән җыелган спортчылар да кызыксындыра, билгеле.
Менә 10 июнь көнне җае да чыкты. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте биргән автобуста миңа да урын табылды. Шулай итеп, завод халкы белән иртүк барып, Үзәк стадионда җиңел атлетика узышларын карадым.
Стадионга керүе дә, урыныбызны табуы да җиңел булды. Рәхмәт төшкереләре, барысына да волонтер кызлар булышты. Һәр сорауга җавап та бирделәр, нәрсә яравын, нәрсә ярамавын да аңлатып тордылар алар. Миңа әле, үтенечем буенча, бүген буласы ярышлар программасын да алып килеп бирделәр... Кыскасы, тамашачы менә шул яшь кызлар кулында булды. Алар күрсәтүе буенча урыннан тордык һәм утырдык. Дәррәү кубып кул чаптык, дулкыннар ясап күтәрелештек...
Ә тамаша физзарядканы искә төшерү белән башланды. Алып баручы микрофон аша тамашачыга физзарядка күнегүләре ясарга тәкъдим итте. Олысы-кечесе, көлә-көлә, урыннарыннан кузгалды. Аның сүзенә буйсынып, куллар белән төрле хәрәкәтләр ясадык, бөгелә-сыгыла билне яздырдык, аяк очларында күтәрелә-төшә сулыш алуны көйләдек... Җанланып киткән халыкка шул чак шатлыклы хәбәрләр дә җиткерелде: кичә көн ахырында ил командасы күп җиңүләргә ирешкән икән. Шуларның икесенә бигрәк тә игътибар иттем. Берсе татарча көрәш - универсиада хуҗасы тәкъдим иткән ярыш. Анда бар авырлык категорияләрендә дә безнең ил егетләре җиңгән. Алтын медаль алган Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятов, Илнар Галиев, Илнур Мортазин, Ренат Әхмәтшинның Татарстаннан булулары аеруча сөендерде. Гимнастикада, многоборье буенча 57,9 балл җыеп, гүзәл кызыбыз Алия Мостафина да беренчелекне яулаган... Узган көн нәтиҗәләре белән шатландыруга, диктор бүгенге беренче узышның тәмамланып килүен игълан итте. Иртүк 20 чакрымга спорт йөреше буенча ярышка киткән кызлар финишка якынлашкан. Россия командасы кызлары иң алдан килүе хәбәр ителгәч, стадион дәррәү кубып кул чапты.
Менә, ниһаять, безнең күз алдында да узышлар башланып китте. Кызлар барьерлы 100 метрга чапты алдан. Россия командасы әгъзасы Татьяна Чернованың бәхәссез җиңүен тын да алмый карадык. Әллә йөгерде, әллә очты кызыбыз! Шул кыска гына арада да биш-алты адымга артта калдырды ул көндәшләрен. Афәрин! Тамашачы аягүрә басып кул чапты аңа.
Шулай китте ярышлар стадионда. Ядрә дә, диск та аттылар спортчылар. Төрле арага узыштылар да. Йөгерүләргә старт биргән урын безгә якын иде. Киеренке ярышка килүләре йөзенә үк чыга икән спортчыларның. Ә инде финиш сызыгын узган чакта җиңүченең бәхетле йөзен күргәч, кайсы илдән булуына карамастан аның белән бергә сөенәсе килә. Менә егетләр 800 метрга узышып алдылар. Алар гына китте, бер төркем кызларны стартка тезделәр. 1500 метрга чабучылар икән. Төркия, Мексика, Яңа Зеландия, Россия дип язылган язуларын укый алдым. Шулар арасында зифа буйлы йөгерешче кызның аеруча кара булуы күзгә ташланды. Набимия кызы икән ул. Каян гына килмәгәннәр спортчылар! Гомумән, моның ише халыкара җыеннарда чит илнекеләр ныграк кызыксындыра минем үземне. Аларны тагын кайда күрергә мөмкин! Танышып-сөйләшеп алырга да тырышам. Бусында менә Вьетнам кешеләренә охшаган егет белән кызга юлыктым. Филиппиннан булып чыкты яңа танышларым. Джон һәм Керри атлы. Егет бераз гына русча сукалый иде. Өстәл теннисы буенча спортчылар икән үзләре. Буш көнне җиңел атлетика узышларын карарга кергәннәр стадионга. Нигә Казанны карамыйсыз, әллә ошамадымы, дип сораган идем, Джон:
- О, карадык шәһәрне, тарихи урыннары бик кызыклы булды. Сулыклары да, урман кебек агачлыклары да ишле булуы ошады. Бигрәк тә зур агачлар ошады, бездә андый яфраклы агачлар юк бит, - диде.
Нинди агач икәнлеген блокнотыма яфрак рәсемен ясый-ясый аңлатты ул. Безнең юкә агачы шаккатырган, күрәсең, Филиппин яшьләрен. Чит илдән килгән кешегә башкалабызның шулай кызыклы күренүе минем дә күңелне күтәрде, билгеле.
Ә инде универсиаданың кемгә ничек ошавын автобуста кайтырга чыккач, юлдашларымнан сораштым. Бераз арысалар да, канәгать калганнар барысы да.Күрше урында утырган Фәридә һәм Рөстәм Тимершиннар:
- Тере ярыш каравы күңелле икән. Биноколь алмаганбыз, аны алган булсак, бигрәк тә яхшы буласы булган. Үкенечебез шул гына, - диделәр.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: