Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада җыры да безнеке булсын

Бүген, 28 июньдә, Универсиаданың төп җыры билгеле булачак. Аны ТНВ каналын караучы тамашачылар билгелиячәк. 22 сәгатьтә ТНВ каналында «Россия. Казан. Универсиада» бәйгесенең җиңүчеләре турыдан-туры эфирда концерт бирәчәк. Безгә исә, тамашачыларга, бәйге финалистлары арасыннан бер җырны сайлап алып, СМС-хәбәр бирергә кирәк булачак. Иң күп тавыш җыйган җыр авторы - җиңүче. Бу...

Бүген, 28 июньдә, Универсиаданың төп җыры билгеле булачак. Аны ТНВ каналын караучы тамашачылар билгелиячәк.
22 сәгатьтә ТНВ каналында «Россия. Казан. Универсиада» бәйгесенең җиңүчеләре турыдан-туры эфирда концерт бирәчәк. Безгә исә, тамашачыларга, бәйге финалистлары арасыннан бер җырны сайлап алып, СМС-хәбәр бирергә кирәк булачак. Иң күп тавыш җыйган җыр авторы - җиңүче. Бу җырга клип төшерү мөмкинлеге дә биреләчәк.
Финалистлар арасында Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче композитор Лилия Туманова да бар. Ул Универсиада өчен махсус «Татарстан синең белән» дип аталган җыр язган. Автор-башкаручы спорт яратучы барлык яшьләргә мөрәҗәгать итә. Шунысын әйтергә кирәк, Лилия иҗади шәхес - 3000нән артык шигырь, 80нән артык җыр авторы. Аның Яшел Үзәнебезгә багышлап язылган җыры гимн буларак кабул ителде. Зөя кала-утравына багышланган җырын республика җитәкчелеге дә яратып кабул итте.
СМС-хәбәр кыска номерга түгел, гадәти номерлар буенча җибәрелә. Ә номерлар телевизор экраныннан күрсәтеләчәк. Бер хәбәрнең бәясе - үз компаниягезнең гадәти СМС бәясе.
Универсиада турында иң яхшы җыр бәйгесендә Россия, Германия, Швейцария һәм башка бик күп илләрдән авторлар катнашачак.
Әйдәгез әле, хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Яшел Үзәнебезне Универсиада йолдызына да әйләндерик. Лилиябез язган җыр телдән-телгә күчеп, Универсиададан соң да яшьләребезне сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спортны көндәлек юлдашлары итәргә өндәп яңгырарлык булсын!
Гүзәл МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев