Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Универсиада уты Татарстан буйлап атлый

Универсиада утының Татарстан Республикасы буйлап атлавы турында хәбәр иткән идек инде без. Ул 20 июньдә Башкортстан башкаласы Уфадан Татарстан җиренә чыкты һәм беренче булып Универсиада утын республикабызның Баулы халкы каршы алды. Татарстанның 43 районын әйләнеп чыгачак Универсиада уты бүген Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Арча районнары буйлап уза. 29 июнь -...

Универсиада утының Татарстан Республикасы буйлап атлавы турында хәбәр иткән идек инде без.
Ул 20 июньдә Башкортстан башкаласы Уфадан Татарстан җиренә чыкты һәм беренче булып Универсиада утын республикабызның Баулы халкы каршы алды. Татарстанның 43 районын әйләнеп чыгачак Универсиада уты бүген Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Арча районнары буйлап уза.
29 июнь - Әтнә, Биектау, Питрәч;
30 июнь - Теләче, Лаеш;
1 июль - Алексеевск, Базарлы Матак, Болгар;
2 июль - Тәтеш, Чүпрәле, Буа;
3 июль - Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнары буйлап узып,
4 июльдә Югары Осланга килеп җитә. Һәм - Яшел Үзән.
4 июльдә көндезге сәгать 3тә Югары Ослан районы башлыгы Универсиада утын Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә тапшыра. Спортчылар, студентлар, шәһәрнең актив яшьләре, Универсиада символикасы төшерелгән атвобусларга утырып, төп мәйданга - шәһәр стеласы ягына юнәлә. Аларны мотоциклчылар озата бара. Универсиада утын бөтен шәһәр халкы да күрә һәм карый алсын өчен, аны бөтен шәһәр урамнары буйлап алып барырга исәплиләр. Универсиада утын күтәргән спортчылар Ленин урамы буйлап В.Колотов исемендәге стадион ягына юнәлә һәм тамашачылар каршында шәһәр һәм районның танылган спортчылары чыгыш ясый. В.Колотов исемендәге стадионнан Универсиада утын Ленин урамы буйлап Җиңү паркына алып баралар. Биредә Утны ветераннар кабул итә һәм факелны яшьләргә тапшыра. Яшьләр эстафетаны Җиңү паркы - Татарстан, Энгельс урамнары буйлап алып бара һәм бәйрәм шәһәр күле буенда дәвам итә. Биредә - мәдәни-күңел ачу программасы.
5 июльдә Универсиада утын йөртүчеләр Ленин урамы буйлап барып, утны велосипедчыларга бирә, ә аннары утны йөртүчеләр автовокзалда, автобусларга утырып, «Яңа Тура» сәүдә-күңел ачу комплексына юл тота.
Яңа Турада факелны Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Казан мэрына тапшыра.
Универсиада утын кабул итү, аны урамнар буйлап йөртү, стадионда һәм күл буенда күңел ачу да, спорт уеннарында катнашу мизгелләре - шәһәр тарихында сирәк була торган олы вакыйга һәм аны үз күзләрең белән күрү хәерле. Карамыйча калмагыз!
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев