Яшел Үзән

Ун көн эчендә “Яшел Үзән”гә арзанрак бәядән язылып кал!

Хөрмәтле газета укучылар, көзге салкыннар башланып, күңелләребез кырыслана, үзебез рухи рәвештә кышка әзерләнә генә башлаган идек, табигать тагын безгә җылы көннәр, шуның белән бергә җылы хисләр бүләк итте. Табигать кенә түгел, барлык хезмәтләр дә шушы хисләрне озаккарак сузу өчен төрле мәрхәмәтле акцияләр уздыра. Россия почтасы газета-журналлар укучыларга шундый игелекле ункөнлек...

Хөрмәтле газета укучылар, көзге салкыннар башланып, күңелләребез кырыслана, үзебез рухи рәвештә кышка әзерләнә генә башлаган идек, табигать тагын безгә җылы көннәр, шуның белән бергә җылы хисләр бүләк итте. Табигать кенә түгел, барлык хезмәтләр дә шушы хисләрне озаккарак сузу өчен төрле мәрхәмәтле акцияләр уздыра.

Россия почтасы газета-журналлар укучыларга шундый игелекле ункөнлек тәкъдим итә. 15-25 октябрьләрдә, ягъни Абунәче декадасында газета -журналларга ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин.

Яраткан "Яшел Үзән" газетасына 2016 елның беренче яртысына нибары 482 сум 16 тиенгә язылып куярга була. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Газетага язылу белән үк квитанцияләрнең икенче нөсхәсен редакциягә юлларга онытмагыз. Газета укучылар арасында бер капчык он, бер капчык шикәр комы һәм данлыклы бер кибеттән продукция сатып алу өчен карточка уйнатачакбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: