Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул булмаган

Махсус хезмәтләр Волгоград вокзалын шартлатуда шик астына алынган кешенең Павел Печенкин булмавын раслады. Бу турыда "Российская газета" язып чыкты. Исегезгә төшерәбез: Павел Печенкин күрше Мари илендә туып, Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаган һәм биш ел дәвамында Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән. Шул кешенең терактка мөнәсәбәте булуы турында барлык массакүләм мәгълүмат...

Махсус хезмәтләр Волгоград вокзалын шартлатуда шик астына алынган кешенең Павел Печенкин булмавын раслады. Бу турыда "Российская газета" язып чыкты. Исегезгә төшерәбез: Павел Печенкин күрше Мари илендә туып, Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаган һәм биш ел дәвамында Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән. Шул кешенең терактка мөнәсәбәте булуы турында барлык массакүләм мәгълүмат чаралары шаулады. Инде хәзер килеп, барысы да кире кагыла. Павелның әти-әнисеннән кан анализы алынган, әмма әлегә нәтиҗәсе билгеле түгел. Шулай булуга карамастан, аның бу коточкыч хәлгә катнашы юклыгы хәбәр ителә, ди Pro Город порталы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев