Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучылар район башлыгы янында

Укучылар район башлыгы янында 1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин күптәннән урнашкан матур традиция буенча шәһәр һәм районның иң сәләтле балаларын кабул итте. Сәләтле балалар белән эшләүнең районда күп еллар дәвамында төрле формалары барлыкка килде. «Муниципаль район башлыгы белән очрашу - эшнең...

Укучылар район башлыгы янында

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин күптәннән урнашкан матур традиция буенча шәһәр һәм районның иң сәләтле балаларын кабул итте.

Сәләтле балалар белән эшләүнең районда күп еллар дәвамында төрле формалары барлыкка килде. «Муниципаль район башлыгы белән очрашу - эшнең бер төре, - дип сөйли бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйсә Афанасьева. - Бирегә район, республика, ил һәм хәтта дөнья күләмендә үткәрелгән ярышларда, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Яшел Үзән данын таратучылар җыелды». Сәләтлеләрне хөрмәтләүнең бүтән алымнары да бар. Шушы көннәрдә мәктәпләрнең 10 иң яхшы укучысы 10 көнгә Англиягә экскурсиягә киткән. Яхшы укучыларны уку елы тәмамланганнан соң автобуста республиканың тарихи-мәдәни урыннарына экскурсиягә алып бару да мактауга лаек гамәл.
Шәһәр һәм район мәктәпләренең 20 укучысына район башлыгы белән аралашу бәхете тиде бу көнне. «Тормышта беренче уңышны үзегезнең тырыш хезмәтегез белән яуладыгыз, - дип мөрәҗәгать итте аларга башлык. - Без сезнең белән горурланабыз. Алга таба да һәркайсыгызга бары тик уңышлар гына телим. Районда яшәүче һәр кеше, көчле сыйфатларыгызны күреп, «Сез иң яхшылар!» дип әйтерлек булсын. Сез - Яшел Үзәннең мактаулы киләчәге!». Һәм башлык, очрашу истәлеге итеп, укучыларның кулын кысып, һәркайсына электрон китап бүләк итте.
Район башлыгы белән очрашуга килгән укучыларның уй-ниятләре, хыяллары зурдан: берәүләре прокурор, урман хуҗалыгы инженеры булырга теләсә, икенчеләре дизайнер һөнәрен үзләштерергә тели, сәнгатьтә көчен сынап карарга ниятли. Грек-рим көрәше, шахмат, спорт гимнастикасы, җыр, тимераякта шуу, каратэ белән җитди шөгыльләнүчеләр һәм шул юнәлештә үз яшь группаларында искиткеч зур уңышларга ирешүчеләр бар араларында. Колледж укучысы Панфилов Роман - спорт мастерлыгына кандидат. Судно модельләрен ясау белән мавыга ул. Россия кубогы ярышында, мактаулы II урынны алып, тренерын да, якыннарын да сөендергән. Бүтән төр ярышларда да гел җиңү яулый икән.
Осиновоның Карпов исемендәге лицей укучысы Ефремова Татьяна, 7 сыйныфта гына укыса да, республикада узган байтак конкурста, шул исәптән, «Сандугач керде күңелгә», «Йолдызлык» җыр бәйгеләрендә җиңү яулауга ирешкән. «Татарча да, русча да җырлыйм мин, - дип сөйли ул очрашу вакытында. - Үзебезнең керәшен җырларын да яратып башкарам. Әнием ягыннан бар туганнар да җырга оста. Җыр - хобби кебек ул минем өчен, чөнки киләчәктә прокурор булырга хыялланам».
Бүген спортта, укуда, сәнгатьтә билгеле бер уңышларга ирешкән сәләтле балалар, очрашуда 3нче гимназия укучысы Ветлугин Сергей белдергәнчә, шәһәр һәм район халкының өметен аклап, киләчәктә Яшел Үзәннең данын тарату өчен, бөтен көчен һәм тырышлыгын куярга ышандырды.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X