Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучы балаларга – карта

ТР Элемтә һәм информатизация министрлыгы балаларның өстәмә белем бирү учреждениесенә йөргәнен исәпләүче картаны гамәлгә кертте. Әлеге программа пилот проект буларак Яшел Үзән районы һәм шәһәре уку йортларында кулланыла башлады. Проектны эшләү өчен Татарстан бюджетыннан 5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Проектта катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучыларга - смартфоннар,...

ТР Элемтә һәм информатизация министрлыгы балаларның өстәмә белем бирү учреждениесенә йөргәнен исәпләүче картаны гамәлгә кертте.
Әлеге программа пилот проект буларак Яшел Үзән районы һәм шәһәре уку йортларында кулланыла башлады. Проектны эшләү өчен Татарстан бюджетыннан 5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Проектта катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучыларга - смартфоннар, ә укучыларга пластик карточкалар бирелде. NFC технологиясе смартфонга бала картасыннан информацияне укырга мөмкинлек бирә. Укучы занятиегә килә, укытучы смартфонына картасын куя һәм анда баланың занятиедә булуы турында билге куела. Бу картаны укучылар транспортта түләү өчен дә куллана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250