Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Уңайлы мохит” программасы гамәлдә

Инвалидларның "Идел" республика социаль реабилитация үзәгендә 20-26 мартта Россия инвалидлар җәмгыятенә караган Татарстан Республикасы оешмасының район оешмалары рәисләре һәм идарә әгъзалары өчен семинар булып узды. Ул "Уңайлы мохит" республика программасын тормышка ашыруда инвалидларның җәмәгать оешмаларының роле" дигән темага багышланган иде. Анда республиканың барлык районнарыннан инвалидлар оешмасы вәкилләре катнашты. Татарстан, мәгълүм...

Инвалидларның "Идел" республика социаль реабилитация үзәгендә 20-26 мартта Россия инвалидлар җәмгыятенә караган Татарстан Республикасы оешмасының район оешмалары рәисләре һәм идарә әгъзалары өчен семинар булып узды. Ул "Уңайлы мохит" республика программасын тормышка ашыруда инвалидларның җәмәгать оешмаларының роле" дигән темага багышланган иде. Анда республиканың барлык районнарыннан инвалидлар оешмасы вәкилләре катнашты.
Татарстан, мәгълүм булганча, узган елның мартында, Саратов һәм Тверь өлкәләре белән берлектә, федераль үзәкнең "Уңайлы мохит"- 2011-2015" дәүләт программасына кертелгән иде. Пилот проекты социаль инфраструктура һәм бүтән биналарга һәм объектларга кергәндә инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруны һәм аларга хезмәт күрсәтүне яхшыртуны күздә тота.
"Уңайлы мохит" программасы бөтен муниципалитетларга таратылган һәм аны тормышка ашыру юнәлешендә билгеле бер эш башланган. Семинарда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев белдергәнчә, яңа төзелә торган объектларда, бигрәк тә "Социаль ипотека" программасы буенча салына торган йортларда (республикада ел саен 2,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла) "Уңайлы мохит" дәүләт программасында күрсәтелгән шартлар исәпкә алына һәм пандуслар эшләнә, әмма моннан 40-50 ел элек төзелгән "хрущевка" йортларда пандуслар ясау үтә катлаулы эш.
Инвалидлар, гомумән, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус булдырылган "Уңайлы мохит" программасы 5 елга исәпләнеп төзелсә дә, расланган программа буенча республикада беренче елда ук барысы 101 объектта 640 миллион сумлык эш башкарылган. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Рифат Ганибаев семинарда белдергәнчә, "Уңайлы мохит" дәүләт программасы буенча беренче чиратта инвалидлар еш йөри торган медицина һәм социаль, дәүләт учреждениеләренә керү өчен пандуслар төзелгән һәм төзелә. Алга таба "Уңайлы мохит" дәүләт программасының үтәлеше шактый дәрәҗәдә инвалидларның үзләренә бәйле: алар төзелгән объектларның сыйфатына, төп кулланучы буларак, бәяләмә биреп кенә калмыйча, киләсе елларда кирәкле объектлар һәм башкарыласы эш-гамәлләр турында Татарстан Республикасы инвалидлар оешмасына, шулай ук төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, бүтән министрлыкларга үзләренең уй-фикерләрен, тәкъдим-үтенечләрен агымдагы елның июнь аена кадәр җиткерергә, шулай ук социаль, транспорт һәм инфраструктура объектларын паспортлаштыруда, аларга инвалидларның керә алу-алмавын , муниципалитетларга бүлеп бирелгән акчаның максатчан тотылуын тикшерүдә дә катнашырга тиеш. Кыскасы, "Уңайлы мохит" дәүләт программасының 5 ел дәвамында уңышлы үтәлеше инвалидларның үзләренә турыдан-туры бәйле.
Ә.Таразова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X