Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыныч узар

Кояшлы җылы көннәр сөендерә безне, билгеле. Әмма язгы ташулар бәла-казалар китереп чыгармасмы икән, дип борчылабыз да. Мисалга, үләт базлары кар сулары белән тулып тирә-якка чир таратулары да ихтимал. - Районга андый куркыныч янамый! - дип тынычландырды безне район ветеринария хезмәте җитәкчесе Физзәт Фәрхетдинов. Әлеге мәсьәлә буенча ул түбәндәге аңлатманы да...

Кояшлы җылы көннәр сөендерә безне, билгеле. Әмма язгы ташулар бәла-казалар китереп чыгармасмы икән, дип борчылабыз да. Мисалга, үләт базлары кар сулары белән тулып тирә-якка чир таратулары да ихтимал.
- Районга андый куркыныч янамый! - дип тынычландырды безне район ветеринария хезмәте җитәкчесе Физзәт Фәрхетдинов. Әлеге мәсьәлә буенча ул түбәндәге аңлатманы да бирде: «Узган җәй Иделнең сул ягындагы авыллардагы үләт базларында кирәкле төзекләндерү эшләре башкарылды. Аръяктагыларныкы үрдә урнашкан, аларга быелгы язгы ташу менеп җитә алмый. Шуңа өстәп, быел җәй алары да төзекләндереләчәк. Бюджетта бу эшкә акча тиешле күләмдә каралган». Амин, шулай була күрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев