Яшел Үзән

Туктаров урамында йорт җимерелде

Менә инде өч көннән бирле редакция каршында урнашкан Туктаров урамындагы 7нче йорттан халык күченә. Кая? Кем - туганнарына, кем инде яңа фатирларына, ә кайберәүләр «Ветеран» йортындагы бүлмәләргә - яңа квартирлар әле төзелеп бетмәгән.

Яшел Үзәндә авария хәлендәге тузган тораклардан күченү программасы республикада иң авыр бара торган программаларның берсенә әйләнеп бара. Халык шәһәрнең иң матур җиренә урнашкан җайлы урыннан шәһәр читендәге яңа төзелгән, халык телендә «шәм» дип йөртелгән күп катлы йортларга күченүдән баш тарта. Күпчелек үзләре яши торган «сталинка»ларының әле тагын бик күп еллар менә дигән итеп торырлыгы бар, дип бара. Туктаров урамында яшәүчеләр дә, йортның икенче катка менә торган басмалары җимерелеп төшкәнче (бәхеткә, җимерек астында калучылар юк), моннан ике атна элек башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә килеп, йортларын авария хәлендәге йорт статусыннан алуларын үтенгән булган.
- Без бирегә 1983 елда күченеп килдек. Квартирны заводтан бирделәр. Бирегә күченеп килгәндә үк йортның авария хәлендә булуын әйткәннәр иде инде, - ди Шамил Фәизов.
Редакция күршесендә генә урнашкан бу йортта яшәүчеләрне дә яхшы беләбез. Егерме ел эчендә шактый кеше алмашынды инде биредә. Янгыннар да чыкты, төрле бәхәсләр дә - халыкның, бөтен Россиядәге кебек, төрлесе җыелган. Әмма шунысы хак: күбесе йортның җимереләсенә яки сүтеләсенә ышанмады. Моннан берничә ай элек кенә тәрәзәләрен плас­тик тәрәзәгә дә алмаштырып куйган гаиләләр дә булды.
- Әй егетләр! Иске йорт картаеп беткән карчык шикелле инде ул. Менә 80 яшьлек әби бүген таякка таянса да, кызлар кебек, йөгереп йөри, белмәгәне юк. Иртәгәсен карыйсың - әбиебез үлеп киткән. Йортлар да, кешеләр кебек, картаялар. Һәм аның җимерелүе, картаюы - табигый процесс, - ди Гали (үзен шулай дип атады). Гали бу йортта берәүгә фатирга кергән булган. «Хуҗалар күптән инде квартир сатып алды, фатирларына кеше кертәләр иде», - ди урамда калган квартирант.
Радик Сафиуллин.
Илсөя Завилейская фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: