Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукайны Якутиядә дә беләләр

20 мартта Олы Яке авыл җирлеге кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына эш визиты белән ерак Якутиядән килгән делегация, җирле үзидарә органнары, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан, Яшел Үзән районы хуҗалыкларында һәм предприятиеләрендә дә булды. Кунаклар район белән танышуны атаклы «Майский» теплица комбинатыннан башлаган һәм Россиядә...

20 мартта Олы Яке авыл җирлеге кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына эш визиты белән ерак Якутиядән килгән делегация, җирле үзидарә органнары, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан, Яшел Үзән районы хуҗалыкларында һәм предприятиеләрендә дә булды.

Кунаклар район белән танышуны атаклы «Майский» теплица комбинатыннан башлаган һәм Россиядә аналогы булмаган предприятиедә алган тәэсирләренең чиге-чамасы юк. Олы Яке авыл җирлегендә гади авыл кешесенең тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше (кунаклар Шәрифҗановлар хуҗалыгында), социаль-мәдәни тармак эше белән танышып, соклануларын яшермәде алар. 20гә якын бала йөргән балалар бакчасы да, урта мәктәптә белем һәм тәрбия бирүнең барышы да кунаклар игътибарыннан читтә калмады.
Вакыт тар булса да, һәр ике учреждениедә дә балалар кунакларга җырга, биюгә осталыкларын, сүзгә байлыгын күрсәтте. Якутия кунаклары тәрбия бирүгә һәм авыл җирендә ана телендә уку-укыту системасына кагылышлы сораулар да, мәктәптә яшь белгечләргә хезмәт хакы түләү һәм аларның яшәү шартларына кагылган сораулар бирергә дә читенсенмәде.
«Бездә дә татарның бөек Тукаен, Җәлилен әйбәт беләләр», - ди алар, халкыбызның мәшһүр улларын искә алып.
Кунаклар, авыл уртасындагы Асия һәм Әнәс Шәрифҗановларның шәхси хуҗалыгын караганнан соң, татар халкының эшчән, булдыклы, хезмәт сөючән булуына тагын бер кат ышанды. Шәрифҗановларның нибары бер сотый җылытылган теплицасында витаминга бай төрле-төрле яшелчә үсә. Яшел суганны алар шифаханәләргә тапшыра, кыяр, помидорны авылдашлары яратып ала икән. Яран гөлләре дә, кәефне күтәреп, шау чәчәктә утыра. Хөкүмәттән ЛПХ кредиты алып, терлекләрнең баш санын арттыруга да ирешкән алар. Кыш айларында көн саен 50-55 литр сөт савып алалар. Кунаклар барысыннан да бик канәгать калды.
- Татарстан - безнең өчен үрнәк республика, әмма күргәннәребез тормыш-көнкүрешегезнең тагын да яхшырак булуын раслый, - дип сөйли Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Җыенының (Ил Тумән) Мандат һәм регламент комиссиясе рәисе Руслан Платонов. - Социаль, мәдәни, мәгариф тармагында алга китеш сизелә. Мин моннан ике ел элек, Татарстанга килеп, республика белән берникадәр танышкан идем инде. Ул вакытта, мөмкинлек булса, тагын килермен әле дип киткән идем. Сездән өйрәнәсе эшләр күп. «Майский» теплица комбинаты эше белән танышу гына да ни тора! Әмма бездә андый комбинат төзү катлаулырак, чөнки кыш көннәрендә салкыннар 70-72 градуска җитә һәм кыш 9 айга сузыла, ә җәй көне 38 градус эссе.
Кунакларга авылда бөтен нәрсә кызык иде. Биналарның төзек һәм кирпечтән булуына да игътибар иттеләр хәтта. Якутиядә социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары агач бинада урнашкан һәм бу кайбер кыенлыклар тудыра, нәтиҗәдә аларны санэпидстанция, янгын сагы хезмәткәрләре еш тикшерә икән.
Авыл мәдәният йортында эшләп килүче «Хатирә» ансамбле чыгышы делегация әгъзалары күңеленә аеруча хуш килде: халкыбызның борынгы көйләренә, моңлы җырларына, дәртле биюләргә битараф кала алмаган кунаклар, үзешчән артистларга кушылып, җырлады да, биеде дә.
- Безнең авыл мәдәният йортында да ике ансамбль эшли, - дип сөйли Саха Республикасы (Якутия) Таттинск районының «Средне Амшинский наслег» муниципаль берәмлеге башлыгы Владимир Аржаков. - Наслег - авыл дигән сүз. 1000нән артык кеше яшәгән авылыбыздагы урта мәктәптә 200дән артык бала белем ала. Үзем дә шул авыл мәктәбен тәмамладым һәм берничә ел анда директор булып эшләдем. Музыка мәктәбе, балалар бакчасы бар. Халыкның күпчелеге шахтада эшли. Йортларны газ белән түгел, ташкүмер ягып җылытабыз. Күмернең артыгын тирә-юнь районнарга сатабыз. Халык, күп булмаса да, терлек тә асрый, иген дә үстерәбез. Татарстанда авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне чишү тәртибе, бюджет мәсьәләләре безнең өчен бик кызыклы һәм бик файдалы. Якутлар татарларга якын булганга күрә дә, Татарстан белән без бик кызыксынабыз һәм эшләрегез белән даими танышып торабыз.
Якутия делегациясе Татарстанда, Дәүләт Советында берничә көн булган. Горький исемендәге завод эшчәнлеге белән танышкан. Татар халкына хас булган кунакчыллык та, юлларның яхшы булуы да, Олы Яке авыл җирлегенең тырыш халкы да сокландырган аларны.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, яшәү рәвеше, татар авылының тормыш-көнкүреше белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән өчен, Саха Республикасы делегациясе ТР Дәүләт Советының җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Альберт Вәлиевка, Яшел Үзән муниципаль район Советының җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге башлыгы Илдус Сираҗиевка, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага, авыл халкына бик рәхмәтле.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев