Яшел Үзән

Тукайны 9нчы лицей да олылады (ФОТО)

Яшел Үзәннең 9нчы лицеенда зур җанлану. Биредә Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан, ТР Яшел Үзән районының татар милли - мәдәни үзәк җитәкчесе, Тукай фонды филиалы директоры Клара Филиппова инициативасы белән оештырылган, "Тукай - халыкныкы, халык - Тукайныкы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә булды.

Килгән кунаклар: Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт үзенә иҗатта илһамны Тукай әсәрләреннән алуын әйтеп, бик тирән мәгънәле (ул укыганда "каз тәннәре" чыкты хәтта) һәм бер урысчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен укып үтте, шулай ук драматург Гафур Каюмов та: "Тукай туган авыл белән минем авылымның күршеләр булу йогынтысымы, соңгы араларда күңелемдә шигъри юллар туа башлады", - дип, ике иҗат җимешен тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Чынлап та, ничә дистә еллар дәвамында Габдулла Тукай турында нинди генә җылы, мактау сүзләре сөйләп торсак та аз кебек һәм һаман яңалары табылып тора. Татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова әйтүенчә "Безнең кебек җитмешкә кадәр яшәсә, ниләр генә эшләмәс иде!" Мәгариф идарәсе вәкилләре, хәтта ак шәлләрен бөркәнгән бер төркем әбиләребез дә төрле мәктәп һәм балалар бакчаларыннан килеп, сәхнәләштерелгән Тукай әсәрләрен күрсәтүчеләрне, җырлаучы һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрне зур кызыксыну белән карап алкышларга күмделәр. Кичә интерактив экраннар аша күрсәтелгән, шагыйрь әсәрләре буенча ясалган татарча мультфильмнар, иллюстрацияләр белән баетылган иде. Шундый бай эчтәлекле иҗат бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәт.

Гөлнара Вәлиева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: