Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә»

3нче гимназия базасында мәктәп укучыларының халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган «Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән муниципаль шигырь укучылар бәйрәме булып узды. Ул мәгариф идарәсе, Яшел Үзән милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Филиппова ярдәме белән оештырылды. Җырлы-биюле бәйрәм-тамашада шәһәр һәм районның һәр мәгариф учреждениесеннән мәктәп күләмендә...

3нче гимназия базасында мәктәп укучыларының халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган «Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән муниципаль шигырь укучылар бәйрәме булып узды. Ул мәгариф идарәсе, Яшел Үзән милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Клара Филиппова ярдәме белән оештырылды.
Җырлы-биюле бәйрәм-тамашада шәһәр һәм районның һәр мәгариф учреждениесеннән мәктәп күләмендә үткәрелгән шигырь укучылар бәйгесендә җиңүче укучылар чыгыш ясады. Шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләре сүзләренә композиторларыбыз иҗат иткән җырлар белән бергә үрелеп барды. Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмдә Яшел Үзән турында искиткеч матур җырлар иҗат иткән композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары, якташыбыз Фәния Әхмәтҗанова да катнашты. Аларның чыгышын укучылар бик яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250