Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тугыз көн инде Альбина юк

Гаиләдә кыз бала - иң кадерле, иң зур байлык һәм аны әти-әни, барлык туганнар күз карасы кебек саклый. Чөнки кыз бала ул - җәмгыятьнең тоткасы булачак хатын-кыз, булачак ана. Менә шундый кадерле кешең - балаң юкка чыкса, моннан да зур кайгы юк. Хөрмәтле газета укучылар, узган атнада 1нче лицей укучысы...

Гаиләдә кыз бала - иң кадерле, иң зур байлык һәм аны әти-әни, барлык туганнар күз карасы кебек саклый. Чөнки кыз бала ул - җәмгыятьнең тоткасы булачак хатын-кыз, булачак ана. Менә шундый кадерле кешең - балаң юкка чыкса, моннан да зур кайгы юк.
Хөрмәтле газета укучылар, узган атнада 1нче лицей укучысы Альбина Рәис кызы Арифуллина кичке сәгать 4тә, һава суларга дип, өеннән чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгын белүчеләр юк. Полиция дә, волонтерлар да, битараф булмаган кешеләр дә эзли Альбинаны, әмма әлегә бернинди хәбәр дә юк.
Альбинаның хәзер тормышында катлаулы чор, ул - яшүсмер кыз бала. Бу чорда дөньяны алсу күзлек аша күрәсең, бөтен кешегә ышанасың, бүген­геңнән бик күпне таләп итәсең. Көн саен меңнәрчә кеше югалып торган бу болгавыр заманда балаңны дүрт күз белән сакларга кирәк тә бит... Сакламыйбыз, саклап бетереп тә булмый шул.
Бәлки, арагызда Аль­бинаны күрүчеләр бардыр, энә түгел бит ул. Кеше кайгысына бита­­раф булмыйк, зинһар...
Билгеләре: буе 150-155 сантиметр, ябык гәүдәле, ачык коңгырт чәчле; чәчләренең очы зәңгәрсу төскә буяган, күзләре ачык төстә, аяк киеме үлчәме - 37-38.
Үзенә генә хас билгесе: маңгаенда 1 сантиметрлы яра эзе.
Өстендәге киеме: озынрак кара болон куртка, зәңгәрсу джинс чалбар, ачык көрән төстә платформалы сапоги. Телефоны (соры корпуслы LG-S310) үзендә.
Альбинаның кайдалыгын белүчеләр яки аны күрүчеләр бул­­­­­­­са, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Телефоннар: 4-43-75; 4-47-09; 4-35-22 яисә 02.
Шуны да хәбәр итәбез: әгәр дә балагыз яисә берәр кешегез югалса, илнең теләсә кайсы почмагыннан 8-800-700-54-52 телефонына да шалтыратырга мөмкин. Бу номерга шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X