Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртипсезлек өчен

2012 елның алты аенда 400дән артык административ эш каралып, 800 мең сумга якын штраф салынган. Яшел Үзән муниципаль районда административ комиссия үз эшчәнлеген ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе карары, Татарстан Республикасы законы регламентына ярашлы рәвештә алып бара. Агымдагы елның 6 аенда аның 27 утырышы булып узган. Әлеге комиссия рәисе Игорь Штин...


2012 елның алты аенда 400дән артык административ эш каралып, 800 мең сумга якын штраф салынган.

Яшел Үзән муниципаль районда административ комиссия үз эшчәнлеген ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе карары, Татарстан Республикасы законы регламентына ярашлы рәвештә алып бара. Агымдагы елның 6 аенда аның 27 утырышы булып узган.
Әлеге комиссия рәисе Игорь Штин сүзләренә караганда, 431 административ эш каралган, ә 2011 елның шул чорында - 782. Бу комиссияне нигездә нинди эшләр кызыксындыра соң? Урамнарда сәүдә итү тәртибен бозу очракларына игътибар зур: 48 кешене җавапка тартканнар. Тирә-юньне төзекләндерү тәртибен санга сукмаучыларга көн юк. Әйтик, бу уңайдан 383 кешегә җавап бирергә туры килгән (2011 елда - 699).
Шушы яртыеллыкта 800 мең сумга якын штраф салынган. Комиссия утырышларында 400дән артык физик затның административ эше каралса, 26сы вазифадагы затларга туры килә. Физик затлар, нигездә, чүп-чарны теләсә-кайда ташлавы, автотранспортын тиешсез урынга куюы, машинасын тыелган урыннарда юуы аркасында эләгә. Комиссия шулай ук төзелеш материалларын, утын һәм печәнен урамга өючеләргә беркетмәләр төзеп тора (6 айда - 149).
Әлбәттә, вазифадагы затлар да игътибардан читтә калмый. Бина түбәләреннән кар һәм бозны вакытында җыештырмаган өчен «Вита-Р», «Восток», «ЕАДС», «Таиф» ширкәтләре, «Рәхәт» үзәге, «За-
ря-5» ТСЖсы вазифадагы затларына 12 беркетмә төзелгән.
Административ комиссиянең карарлары белән риза булмыйча дәгъвалап йөрүчеләр була. Шул сәбәпле 4 карарны Яшел Үзән шәһәр суды юкка чыгарган.
Комиссия административ җәза бирү турындагы 102 карарны үтәтү, ягъни 197 мең сумны түләттерү өчен суд приставларына мөрәҗәгать иткән. Приставлар бу сумманың әлегә 67 мең сумнан артыгын түләттергән.
Административ комиссиягә халык күп мөрәҗәгать итә (35 кеше). 2 дәгъва каралып, 10сы буенча чара күрү турында күрсәтмә чыгарылган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев