Яшел Үзән

Тәртип бозучылары да булган

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр җинаять-башкару инспекциясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә «Хөкем карарын шартлы рәвештә үтәүче» («Условник») оператив-профилактик операциясе булды. Операция барышында хөкем карарын шартлы рәвештә үтәүче 400 кеше тикшерелеп, 8 тәртип бозу очрагы ачыкланды һәм аларга кисәтү ясалды. Төзәлергә мөмкинлек бирелеп тә, үз...

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр җинаять-башкару инспекциясе Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге белән берлектә «Хөкем карарын шартлы рәвештә үтәүче» («Условник») оператив-профилактик операциясе булды.
Операция барышында хөкем карарын шартлы рәвештә үтәүче 400 кеше тикшерелеп, 8 тәртип бозу очрагы ачыкланды һәм аларга кисәтү ясалды. Төзәлергә мөмкинлек бирелеп тә, үз шансын кулыннан ычкындырган 4 кешенең эше судка җибәрелде. Шулай ук әлеге чара барышында халыктан килгән гаризалар һәм дәгъвалар да каралды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: