Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәртип боза күрмә, Яшел Үзән урамнар нык күзәтү астында

Яшел Үзәнлеләр хәзер урамнарда патруль-постовойларны һәм хәрби нарядларны еш күрә торганнардыр. Моңа җавап гади - эчке эшләр бүлеге "Урам" оператив-профилактик операциясе игълан итте. Максаты - җәмәгать тәртибен саклау, халыкның иминлеген булдыру, җинаятьләрне кисәтү, эзләнүдә булганнарны ачыклау. Бу чара барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьчел элементлар күп җыела торган урыннарны, гараж коопертивларын, автотукталышларны...

Яшел Үзәнлеләр хәзер урамнарда патруль-постовойларны һәм хәрби нарядларны еш күрә торганнардыр. Моңа җавап гади - эчке эшләр бүлеге "Урам" оператив-профилактик операциясе игълан итте.

Максаты - җәмәгать тәртибен саклау, халыкның иминлеген булдыру, җинаятьләрне кисәтү, эзләнүдә булганнарны ачыклау. Бу чара барышында полиция хезмәткәрләре җинаятьчел элементлар күп җыела торган урыннарны, гараж коопертивларын, автотукталышларны тикшерә. Аеруча криминоген урыннарга офицер патрульләре куела.

Ел башыннан "Урам" операцияләре барышында меңнән артык бүлек хезмәткәре, ДНД әгъзалары патрульгә чыкты. Нәтиҗәдә 2100 граждан, 745 кәрәзле телефон (шуларның 8е эзләнүдә булган) тикшерелде. 20 җинаять ачылды, 400гә якын хокук бозу очрагы ачыкланды, 17 шикле кеше тоткарланды.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев