Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиягә баручы юк?!

Бөтен халык туристлык фирмаларына чыгып чапкандыр, өлгеррәкләре инде Төркия пляжларында кызынып ятадыр дигән идем.

Юк икән, ни өчен дигәндә, Төркиягә юлламалар бик кыйммәтләнгән. "Pegas Touristik" туристлык агентлыгы җитәкчесе Әлфия Гаязова "ШК"га сүзләренчә, юллама сорап шалтыратучылар, кызыксынучылар күп, бәяләрен белгәннән соң, икеләнеп калалар.

- Юлламаларга ажиотаж дип һич тә әйтеп булмый, чөнки Төркиягә әлегә чартер рейслар юк. Гадәти даими рейслар Төркиягә көн дә очып тора. Кунакханәдә яшәү арзан, аның каравы юл бәясе кыйммәт. Җидесеннән соң чартер рейслар буенча ачыклык керәчәк. Алар Казаннан да булыр дип көтелә, - ди ул.

- Төркиягә юл ачылгач, Кырым белән Сочига бәяләр төшә башлаган дигән хәбәрләр дә бар?
- Әлегә бәяләр шул ук, шушы көннәрдә төшәргә тиеш. Ике көн инде Кырымдагы отельләр, бәяләрне төшерәбез, безгә килегез, дип яза башладылар.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Төркия белән Мисырны хәзер Тунисның Джерба утравы алыштыра.

- Ул бик арзан, элекке Төркия бәясенә барып кайтырга була анда. Казаннан анда биш сәгать очасы була. Мальдивка ошаган бик матур утрау ул. 11 көн, ун төнгә бер кешегә нибары 30 мең сум тора. Анда сезон апрель ахырында башланды, бик күп кеше ял итәргә өлгерде. Баручылар бик ошатып кайта.

- Төркиягә ничә сум?

- Унбер көнгә бер көшегә 40 мең сумнан башлап. Барысы да кергән сервисы белән 45 мең сум.

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев