Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Транспортта йөрүчеләргә

1 февральдән шәһәрнең 4нче маршрут автобусларында да транспорт картасы белән йөрергә мөмкин. Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе Яшел Үзән шәһәрендә һәм районында электрон карта буенча түләүнең автоматлаштырылган системасын кертү өчен «Социаль карта» ачык акционерлык җәмгыяте белән килешү төзегән иде. Былтыр 1632,5 мең кеше, үзенә дәүләт тарафыннан бирелгән социаль ташламалардан файдаланып,...

1 февральдән шәһәрнең 4нче маршрут автобусларында да транспорт картасы белән йөрергә мөмкин. Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе Яшел Үзән шәһәрендә һәм районында электрон карта буенча түләүнең автоматлаштырылган системасын кертү өчен «Социаль карта» ачык акционерлык җәмгыяте белән килешү төзегән иде. Былтыр 1632,5 мең кеше, үзенә дәүләт тарафыннан бирелгән социаль ташламалардан файдаланып, автобусларда транспорт картасын файдаланып йөргән.
Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе хәзерге вакытта 13 маршрутта хезмәт күрсәтә, шуларның 6сы - шәһәрдә, 5се - шәһәр янындагы авылларга, 2се - шәһәрләр арасында. Автобусларда былтыр барысы 7660 мең пассажир йөргән, бу - 2011 елдагыдан 318 меңгә күбрәк.
Җитәкчеләр киңәшмәсендә «Пригород» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Айрат Сиразов белдергәнчә, предприятие, пассажирларга йөрергә уңайлы булсын өчен, автобусларны яңартып кына тора. 2011 елда төрле зурлыктагы барысы 18 автобус сатып алган булсалар, былтыр 2 - «НефАЗ», 5 - «ПАЗ», 10 «HYNDAI» кайтартканнар. Бөтен автобуслар да «ГЛОНАСС» спутник навигациясе системасы белән җиһазланган. «ГЛОНАСС» автобусның нинди юнәлештә, нинди тизлек белән баруын хәбәр итү белән беррәттән, аның кайсы тукталышта торуын да хәбәр итә, хәрәкәт итү графигының саклануын контрольдә тота.
Сүз дә юк, соңгы елларда пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе яхшырды, өстәвенә маршрутлар саны да артты. Мирныйдан шәһәрнең Карл Маркс һәм Гоголь урамнарында урнашкан учреждениеләргә эшкә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, дәваханәгә йөрүче халык 4нче һәм 6нчы маршрутларны бигрәк тә үз итте. Баштагы чорда бу маршрутларда «ГАЗель»ләр хезмәт күрсәтсә, соңгы айларда 18-20 пассажир сыйдырышлы «ФОРД»лар йөртә халыкны. Мирныйдан шәһәр колледжларына, училищеларга йөреп укучы студентлар өчен алар тагын да уңайлы.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев