Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Президенты: “Сайлаулар уңышлы узды, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде”

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент тавыш җыя. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте. - Сайлау уңышлы үтте, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент,...

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент тавыш җыя.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте.

- Сайлау уңышлы үтте, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча, "Бердәм Россия" партиясе 84,3 процент, КПРФ 5,5 процент, калган партияләре аз-азлап тавыш җыя. Бер мандатлыларны алсак, парламентка "Бердәм Россия"нең 36 вәкиле, үз-үзен тәкъдим итүче 13 зат һәм 1 ЛДПР вәкиле узды, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм татарстанлыларга сайлауларда күрсәткән активлыгы өчен рәхмәтен белдерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев