Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Президенты Р.Миңнеханов: «Җир нәтиҗәле эшләргә тиеш»

ТР Президенты Р. Миңнеханов һәм ЯҮМР башлыгы С.Батин Яшел Үзән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты. Узган пәнҗешәмбедә ТР Президенты Р.Миңнеханов Зур Ключи авылында булып, күркәләр үстерү белән шөгыльләнүче «Залесный» агрофирмасын карады. Әлеге фирманың директоры И.Мадъяров сүзләренә караганда, биредә кош саны 15 меңгә җиткән, шуларның 5 меңе августта иткә җибәреләчәк. Элеккеге...


ТР Президенты Р. Миңнеханов һәм ЯҮМР башлыгы С.Батин Яшел Үзән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты.

Узган пәнҗешәмбедә ТР Президенты Р.Миңнеханов Зур Ключи авылында булып, күркәләр үстерү белән шөгыльләнүче «Залесный» агрофирмасын карады. Әлеге фирманың директоры И.Мадъяров сүзләренә караганда, биредә кош саны 15 меңгә җиткән, шуларның 5 меңе августта иткә җибәреләчәк. Элеккеге кошчылык фабрикасыннан калган 12 бинаның 4се - тулысынча, 5се өлешчә реконструкцияләнгән. Җитәкче агымдагы елның октябренә төзелеш эшләре тәмамланыр, дип ышандыра.
Илнур Мадъяров Казан һәм хәтта Мәскәү базарларына чыгарга планлаштыра. Биредә товар «Индюжина» (бер күркә уртача 12шәр килограмм, ягъни бер дюжина) сәүдә маркасы белән сатуга чыга.
Президент Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән булган очрашуда берничә мәсьәләгә аеруча басым ясады. Аерым алганда бу - гаилә фермаларында бизнесны оештыру. «Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк», - дип5 ассызыклады ул.
Җирдән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе дә актуаль мәсьәләләрнең берсе. «Безнең позиция монда катгый. Шәһәр читендә шулай куелган: кемнәрдер бу җирләрне сатып алган да, хәзер коммерция тәкъдимнәре көтеп йөри. Җир, иң беренче чиратта, җирдә эшләүчеләрнең эш коралы. Менә шуннан чыгып, без үзебезнең сәясәтне корабыз. Нәтиҗәле файдаланылмаган җирләр, хуҗаларыннан тартып алынып, авыл хуҗалыгы эшләрен алып баручы милекчеләргә кайтарылырга тиеш», - диде ТР Президенты.
Авылларда кадрлар мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде ул. Авыл хуҗалыгы институтларында укучыларның 10 процентыннан кимрәге генә авылларга кире әйләнеп кайта икән. Югыйсә, авылда төпләнеп эшләргә теләүче белгечләргә бөтен яктан ярдәм итәргә торалар, әмма нәтиҗәсе юк.
Очрашуда ТР премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Г.Минһаҗева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев