Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торган саен күбрәк түләргә

Октябрь ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясен алгач, егылып китә яздым: фатирымны җылыткан өчен, узган айлардагыдан ике мәртәбә күбрәк түләргә кирәк дип язылган иде анда акка кара белән. Сентябрь ае өчен дә шулай күп түләгән идем түләвен, әмма ай саен шулай түләргә туры килер дип, башыма да кереп карамады. Өстәвенә,...


Октябрь ае өчен коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясен алгач, егылып китә яздым: фатирымны җылыткан өчен, узган айлардагыдан ике мәртәбә күбрәк түләргә кирәк дип язылган иде анда акка кара белән.

Сентябрь ае өчен дә шулай күп түләгән идем түләвен, әмма ай саен шулай түләргә туры килер дип, башыма да кереп карамады. Өстәвенә, күршеләрем дә янган утка керосин өсти, янәсе, редакциядә эшләгән кеше буларак, барысын да мин белергә тиеш идем.
Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрнең нинди нигездә шулай күп күтәрелүен белешергә кирәк дип, мин баш ваткан арада, «Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МБУ җитәкчесе урынбасары Илья Благовещенский күп сорауларыма җавап та бирде. Аның сүзләренә караганда, коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрнең күтәрелүе бик тә законлы икән.
- Күп катлы торак йортларны үзәктән ягып җылыткан өчен, кулланучылар бары тик ягу сезонында акча түләячәк, - дип башлады ул сүзен җитәкчеләр киңәшмәсендә. - Бу закон торак йортта җылыны исәпләп торучы уртак приборы булган йортларда яшәүчеләргә дә, йортта счетчигы булмаганнарга да кагыла. Ай саен һәр фатир хуҗасына китерелә торган квитанциядә күрсәтелгән хезмәтнең реаль бәясе бирелә. Җәй көне, торак йортларга җылы бирелмәгән сезонда, җылылык өчен сукыр тиен дә түләргә туры килмәячәк.
Йортта җылыны исәпкә алучы прибор (без аны, гадәттә, счетчик дип йөртәбез) булмаган очракта, фатир хуҗасы елның 8 аенда җылы өчен түли. Элек еллык нормативны 12 айга бүлә идек, хәзер, күргәнебезчә, 8 айга бүләбез.
- Тик халыкның күпчелеге 2012 елның җәйге эссе көннәрендә дә, йорт үзәктән ягып җылытылмаган чакта да, җылылык өчен түләде.
- Түләүне инкарь итеп булмый. Әмма шуны әйтергә тиешмен: ел ахырында, гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, исәп-хисап ясалачак. Санагыч приборы булган йортта яшәүчеләр прибор күркәткече нигезендә түли, приборы булмаганнар - норматив буенча. Җәйге айларда түләнгән акча исәпкә алыначак. ОДН (общедомовые нужды) фатирның зурлыгыннан чыгып билгеләнә. Утка түләгәндә дә шулай.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда чыккан 354нче карары нигезендә, торак йортта кеше яшәми торган бина хуҗасы да ОДН өчен түләргә тиеш була хәзер. Фатирың болын кебек зур икән, анда бер генә кеше яшәсә дә, ОДН өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Бары шул. Гомумән алганда, районда торак-коммуналь хезмәтләргә бәя 6,8 процентка артты, Яшел Үзәндә - 5,4 процентка. Татарстанда бу күрсәткеч 7,1 процент тәшкил итә.


Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев