Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия-льгота

- Берничә ай дәвамында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәң, субсидия-льгота биреләме? Моны ничек белергә? Фәния Сөбханкулова. Яшел Үзән - Халыкның билгеле бер катлавына торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-льгота түбәндәге законнар нигезендә бирелә: «Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында» Татарстан Республикасын законы, № 63, 08.12.2004; «Ветераннар турында»...


- Берничә ай дәвамында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәң, субсидия-льгота биреләме? Моны ничек белергә?
Фәния Сөбханкулова.
Яшел Үзән

- Халыкның билгеле бер катлавына торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-льгота түбәндәге законнар нигезендә бирелә:
«Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында» Татарстан Республикасын законы, № 63, 08.12.2004;
«Ветераннар турында» федераль закон, № 5, 12.01.1995;
«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» федераль закон, №181, 24.11. 1995. Субсидия билгеләгәндә шулай ук кайбер бүтән законнарга да нигезләнергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-льгота бирү турында» 24.03.2006 ел, 126нчы карарына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, субсидия алган торак хуҗасы, торак һәм коммуналь хезмәтләргә 3 ай дәвамында түләмәсә, аңа субсидия-льгота бирү туктатыла. Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен айлар дәвамында җыелып килгән бурычны түләүгә субсидия-льгота да, түләнмичә калган айларны да исәпкә алып, яңадан түләнә башлый, - дип җавап бирделәр редакциягә Яшел Үзән халыкны социаль яклау бүлегендә.

Акча керемең аз булса
- Гаиләбез матди яктан авыр хәлдә калды. Өч кеше бер пенсия акчасына көн күрәбез. Безгә хөкүмәттән субсидия тиешме?
Халисә Хәкимуллина.
Яшел Үзән

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирү турында» 14.12.2005 ел, 761нче карарына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар турында» 29.12.2005 ел, 665нче карарына ярашлы рәвештә, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә гаиләнең тулаем акча кереме торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк булганнан кимрәк булса, торак хуҗасына субсидия бирелә. Субсидия билгеләгәндә гаиләнең һәр әгъзасының акча кереме исәпкә алына. Субсидия 6 айга билгеләнә. Акча кереме аз булган гаиләләргә субсидия (СМО) түләү 2012 елның гыйнварына караганда кимеде, - дип җавап бирделәр Яшел Үзән халыкны социаль яклау бүлегендә.
Әлифел ТАРАЗОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев