Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төнге клублар тикшерелә

Наркоконтроль хезмәткәрләре бер үк вакытта Татарстан Республикасының сигез төбәгендә, шул исәптән Яшел Үзәндә дә төнге клубларда оператив-профилактика чаралары уздырды. Күңел ачу клубларының куркынычсызлык хезмәтләре наркоконтрольнең бу эш юнәлешен хуплый һәм аларга эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра. Сер түгел, төнге клубларда 18дән 23 яшькәчә ял итүче яшьләр начар гадәтләргә тизрәк...

Наркоконтроль хезмәткәрләре бер үк вакытта Татарстан Республикасының сигез төбәгендә, шул исәптән Яшел Үзәндә дә төнге клубларда оператив-профилактика чаралары уздырды. Күңел ачу клубларының куркынычсызлык хезмәтләре наркоконтрольнең бу эш юнәлешен хуплый һәм аларга эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра.

Сер түгел, төнге клубларда 18дән 23 яшькәчә ял итүче яшьләр начар гадәтләргә тизрәк бирелә. Белгечләр эшсез һәм тормышта яраткан шөгылен тапмаган яшьләрнең бу гадәтләргә тизрәк ияләшүен билгели.

Яшел Үзәндә бу чара бырышында кырыкка якын яшь кеше тикшерелгән. Шуларның өч экспресс-тест Казан шәһәрендәге химико-токсикология тикшерүләренә җибәрелгән. Әгәр биокалдыкларда наркотик табыла икән, бу кешеләр административ җаваплылыкка тартыла һәм нарколог аларны исәпкә куячак.

Әгәр наркотиклар белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, 5-55-00 телефонына шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев