Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ҮТКӘННЕ УЙЛАП, КИЛӘЧӘКНЕ КАЙГЫРТУ

13 март көнне Акъегет авылы урта мәктәбендә «Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Исеменә карап шул якны таныткан якташларына багышланган аерым бер чара, дип кенә әйтергә дә ярар иде аны. Әмма чынында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Яшел...

13 март көнне Акъегет авылы урта мәктәбендә «Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән» дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Исеменә карап шул якны таныткан якташларына багышланган аерым бер чара, дип кенә әйтергә дә ярар иде аны. Әмма чынында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Акъегетнең җирле үзидарәсе һәм урта мәктәбе бергәләшеп оештырган әһәмиятле зур вакыйга булды ул.

Фән дөньясына тәүге адымнарын ясаучы балалар җыелды ул көнне Акъегет мәктәбендә. Мөстәкыйль эзләнеп, мөстәкыйль уйланып иҗат иткән хезмәтләрен иптәшләре, укытучылары һәм Казаннан килгән галимнәр игътибарына тәкъдим итте алар.
Эшләре төрле темага кагылышлы иде. Мисалга, Яшел Үзәннең 14нче мәктәбенең ХI сыйныф укучысы Җәләлетдинова Гүзәл «Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге» дип аталган бик җитди чыгыш әзерләгән. Татар Танае мәктәбенең Х сыйныф укучысы Камалиев Булат үзенең хезмәтен «Авылдашыбыз Афзал Шамовның тууына 111 ел» дип атаган. Чувашия республикасындагы Комсомол районы Урмай авылы мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Мөхәммәтшина Эльмира исә Заһидулла Шәфигуллин эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән... Җәмгысы 62 укучы чыгыш ясады конференциядә.
Чыннан да, бу якның атаклы кешеләре байтак. Мәгърифәтче Каюм Насыйри, язучылар Афзал Шамов һәм Фаил Шәфигуллин, артистлар Усман Әлмиев һәм бөтендөнья балеты йолдызы Ирек Мөхәммәдиев, драматург Юныс Сафиуллин һәм Заһидулла Шәфигуллин кебек шәхесләр белән лаеклы рәвештә горурлана Тау ягы. Бүгенге вакыйга да Акъегет мәктәбендә җыелганнарның гомергә исләрендә калыр, әлбәттә. Исемнәре бөтен илгә мәгълүм галимнәребезне күрү, аларның акыллы киңәшләрен тыңлау бәхете дә тәтеде бит аларга.
Гомумҗыелыш белән башланып китте конференция. Мәктәп директоры Гөлинә Саттарова мәшһүр галимнәребез, академик Энгель Ризак улы Таһиров, профессор Индус Ризак улы Таһиров, профессор Фәрит Йосыф улы Йосыпов һәм профессор Рәмзи Кәлим улы Вәлиевка, салкын буранлы көнгә карамыйча, ерак араны якын итеп авылга килгәннәре өчен, зур рәхмәтен белдерде.
Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купоросова да һәм идарәнең баш белгече Илгизә Гомәрова да үзләренең чыгышларында Акъегет мәктәбендәге бу чараны олы бәйрәмгә тиңләделәр. Аны оештырырга ярдәм иткән иганәчеләргә, аеруча, җирле үзидарә башлыгы Сәлимҗан Шәмсиевка рәхмәтләрен белдерделәр. Тарихыбызда данлы эзләр калдырган якташларыбызны яшь буынның истә тотуы - мактауга лаеклы эш, дип хупладылар алар бүгенге гамәлне.
Билгеле, җыелыштагылар Казан галимнәренең чыгышларын мөкиббән китеп тыңлады.
Профессор Индус Таһиров үзенең сүзен күренекле шагыйребез Дәрдмәнд сүзләре белән башлады. Безнең татар өчен ватанмы, әллә милләтме беренче, дип үз-үзенә куйган соравына шагыйрьнең җавабын китерде һәм аңлатма бирде. Милләт беренчел! Безнең бөтен дөньяга сибелгән татар өчен милләтне саклап калу иң мөһиме, дип белдергән бер гасыр элек даһи шагыйрь.
Профессор Рәмзи Вәлиев унтугызынчы гасыр урталарында ук Тау ягын таныткан шәхесләр булуын әйтте. Мисалга, Россия патшасы Александр IIгә хат язган Әхмәтҗан Сәйдашевның кыюлыгына шаккатырлык! Гайнетдин Вәисовның фикерләре дә, бүген әйткәндәй, урынлы булуы гаҗәпкә калдыра. «Галимнең - гали зат, әмирнең - гадел, байның - юмарт, ярлының чаманы белә торган булуын телибез» - дигән сүзләрен хәзер дә бәхәссез кабул итәргә мөмкин.
Академик Энгель Таһиров бүләкләр белән сөендерде халыкны.
Ул «Акъегет авылы тарихы сәхифәләре» китабын иҗат иткән Илгиз Тимершинның гаҗәеп зур тырышлыгын билгеләп үтте алдан. Китап авторының «Европа-Азия» гуманитар академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайлануын әйтте һәм аның оныгына дипломны тапшырды.
Мөгаллимнәрнең хезмәте аеруча зурдан бәяләнде. Мәктәп директоры Гөлинә Саттарова «ХХI гасыр укытучысы» дип аталаган ЮНЕСКО бүләгенә лаек булды. Яшел Үзән шәһәренең 16 мәктәбе мөгаллиме Рөстәм Сәйфетдиновның ана теле белемен укытуда күрсәткән тырышлыгы мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Берничә милләт вәкилләре яшәгән районның мәгариф идарәсен гуманитар академия «Толирантлылык - ЮНЕСКО-65» дипломы белән бүләкләде .
Җыелыштан соң укучылар секцияләргә бүленеп үзләре әзерләгән проектлары буенча чыгыш ясадылар. Казан галимнәре дә тыңладылар аларның чыгышларын. Укучыларның милләтебез тарихын, күренекле шәхесләрнең иҗатын дикъкать биреп өйрәнүләренә сокланды мөхтәрәм кунаклар. Яшь буынның тыршлыгыннан канәгать калды алар. Конференцияне йомгаклаганда профессор Индус Таһиров Акъегет мәктәбендә туган тәэсирен:
- Татарның киләчәге монда! - дип, бер, әмма үтә дә өметле җөмлә белән белдерде.
Ильяс Салихҗан
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев